Реклама
Яңалыклар
Кайтуыңны көтәм, Фәйрүзәм!
Һәр кешенең яшьлегендә бер мәхәббәт тарихы була. Кайберәүләрнең мәхәббәт юлларында үткән язмышлары, ялгышлары гомер буе онытылмый, йөрәгенә уелып кала. Минем белән дә шулай булды, күңелемдә һәрвакыт шул мәхәббәтем тарихы йөри, шуны олыгайсам да бәян итәсем килә.
Гигант КАМАЗ заводлары төзелә башлагач, илебезнең төрле почмакларыннан халык Яр Чаллыга агыла башлады. Бигрәк тә яшьләр заводлар төзелешенә ашкынып килделәр. Автогигант белән бергә шәһәр дә үсте. Республикабызның төрле районнарыннан да татар яшьләре Чулман төбәгенә күпләп төзелешкә килделәр. Егетләр-кызлар, эшкә урнашып, тулай торакларда яшәдек. Ул чорларда бик күңелле иде. Мине дә язмышым Чаллы белән байләде.
Эштән кайткач кичен Яңа шәһәрнең Гренада паркына без, авыллардан килгән яшьләр, «Пятачок»ка җыела идек. Кичке күңел ачуда кемдер гармун уйный, кемдер җырлый, кайдадыр бииләр... Шушы кичәләрдә егетләр-кызлар бер-берсе белән таныштылар, кемнәрдер парларын таптылар, өйләнештеләр. Гаилә корып, балалар табып үстерделәр.
...Фәйрүзә белән мин шушы кичке уенда таныштым. Ул Сарман районыннан Чаллыга килгән, чәчтарашханәдә эшли, тулай торакта яши. Тиз арада аның чәч алу осталыгы турындагы даны шәһәргә таралды, чәч алдыру өчен аңа чират торалар иде.
Гренада паркына Фәйрүзә һәрвакыт иптәш кызлары белән бергәләп чыга иде. Ул башка кызлардан үзенең чибәрлеге белән аерылып торды. Аннан күп кызлар көнләште, күп егетләр аңа гашыйк булып, тирәсендә бөтерелеп йөрделәр. Фәйрүзәнең матур, зәвыклы киенүе, үреп куйган толымнары, янып торган күзләре, алсу йөзләре, ягымлы елмаюлары, йомшак кына сөйләшүе кичке уенга килгән егетләрнең һушын ала иде. Фәйрүзәгә мин дә гашыйк булдым. Без аның белән берничә мәртәбә татарча биедек, күпме кеше көнләшеп карап торды. Аны озата кайтырга кайчакта унлап егет артыннан бара иде.
Шулай бер «Пятачок»тан соң Фәйрүзәне мин озата киттем, артыбыздан тагын өч егет иярде. Фәйрүзәнең тулай торагы ишек төбендә егетләр арасында китте чәкәләшү, һәрберсе Фәйрүзәнең егете буласы килә. Сугышырга бик оста идем, боларны берәм-берәм бәргәләп ташладым. Берничә көн күз төбемдә шул «сугышта» алган синяк йөрде, әмма герой булып калдым, дәрәҗәм дә күтәрелде. Ул егетләр соңыннан миннән гафу үтенделәр, алар белән әле дуслашып та киттек. Мин Фәйрүзәне көн саен озата башладым, кичке уеннарда безгә матур парлар диеп сокланып карадылар. Без яшь, матур идек. Мин сөйгән ярымны һәрвакыт көнләдем, бу аны көчле яратудан туа иде. Бер-беребезне берничә көн күрмәсәк, очрашуга ук кочакка ташлана идек, татлы иреннәренең тәме һаман да саклана сыман.
Фәйрүзә белән безнең яраткан урыннар «Батыр» һәм «Чулпан» кинотеатрлары иде. Без бер генә һинд фильмын калдырмадык, мәхәббәтебез дә шул кино геройларыныкыннан ким булмады.
Фәйрүзә белән ярты елдан артык шулай бер-беребезне яратып, озатышып йөрдек. Аның туганнарына кунакка бардык, алар мине бик ошаттылар. Аннан минем туганнарга да барып йөрдек. Туганнарым Фәйрүзәне бик яраттылар, үз иттеләр. Хәзер шуңа үкенеп йөрим. Шул чагында нигә көч табып, миңа кияүгә чык, димәдем икән. Өйләнешү турында сүз катмадым...
«Яшьли сөйгән ярлар ятка кала», дип юкка гына җырламыйлардыр, безнең белән дә шулай булды. Без аерылдык. Мин гаепле, Фәйрүзәгә хыянәт иттем. Аерылышуга Фәйрүзәнең дус кызы да гаепле. Ул бездән көнләшә иде, аның үзенә бер генә егет тә карамады, аны озата кайтмадылар, шуңа да гарьләнә иде. Ул кыз бик күп парларның араларына керде, аерды.
Фәйрүзә мине гафу итмәде, аралар суынды. Мин бу аерылышуны авыр хисләр белән кичердем. Фәйрүзә дә аерылу газабыннан озак вакытлар чирләгән. Ул бик горур кыз иде, кичерергә шул ирек бирмәгән ахры.
Мәхәббәт газаплары басылыр дип өмет иткәнме, Фәйрүзә бер егет белән танышканнан соң кияүгә чыгарга җыенган. Аларның туй көннәре билгеле булгач, мин план кордым. Ике дустымны чакырдым да, туй көнне Фәйрүзәне урларга булдым. Туй мәҗлесе Яңа ел бәйрәме алдыннан иде. Урлыйм да үземнең туемны үткәрәм! Хәтта туй өчен Элеватор тавында бер танышлар өендә табын хәстәрләргә куштым.
Ләкин план барып чыкмады. Фәйрүзәне урларга барырга чыккан көнне иртәдән үк көчле буран чыкты. Машинабыз авыл юлында сүнде, үзебез туңдык, ярый әле якындагы бер авылга барып исән калдык. Планым барып чыкмагач, ашау-эчүдән калдым, авырдым. Яраткан ярымны югалтуны бик авыр кичердем, Фәйрүзәне юксынуым озак елларга сузылды.
Мин һәрвакыт танышлар аша Фәйрүзә турында белешеп тордым. Туйдан соң алар ире белән Төмән якларына киткәннәр, шунда гомер иткәннәр.
...Фәйрүзә белән 35 елдан соң кабат очраштык. Картлык сукмагыннан атлый башлагач, үзе эзләп тапты. Сентябрь башлары иде, авылда бакчада эшләп йөргән вакытта телефоным шалтырады. Таныш булмаган номер. Анда ягымлы хатын-кыз тавышы. «Хәлләр ничек?» – дип сорый миннән. Үзе көлә. «Картаеп буламы?» – ди. Исемен әйтүе булды – мин шап итеп җиргә утырдым. Әйе, бу минем яраткан Фәйрүзәм иде. Туган авылына кунакка кайткан икән, мине күрәсе килә.
Без җомга көнне Гренада паркында очрашырга сүз куештык.
Паркка иртәрәк килеп, кырыйдан гына күзәтәм. Танырмынмы икән? Фәйрүзә дә килеп җитте, таныдым! Бер-беребезнең кочагына ташланып озак тордык. Ул елый, аңа кушылып мин елыйм. Бер-беребезне сагынган, көтеп алган очрашу иде бу.
Утыз биш ел эчендә Фәйрүзә бик үзгәргән. Чәчләренә ак бәсләр кунган, йөзләрендә җыерчыклар. Еллар кешеләрне бик үзгәртә шул.
Очрашкач, Гренада паркында элек кичке уеннар булган урыннарда йөрдек, үзебез утырткан каеннарны кочтык, Фәйрүзә яшәгән тулай торак янында үткәннәрне искә төшердек. Яшьлек сукмакларыннан үттек. Бер-беребезне сагынганны белдек.
Кафеда Фәйрүзә белән озак сөйләшеп утырдык. Ул кияүгә миңа үч итеп чыккан, ирен яратып яшәмәгән. Картлык көннәрендә тыныч-тату гына аерылышканнар. Фәйрүзә миңа: «Ник туй көнне урларга килеп җитмәдең?» – дип сорау бирде. «Әгәр килгән булсаң, синең белән качып киткән булыр идем», – диде. Ул гомере буе мине сагынып, саргаеп яшәгән.
Фәйрүзә туган якка яшәргә кайтырга теләген белдерде. Ул шәһәр яныннан Тукай районындагы берәр авылдан өй сатып алырга тели икән.
«Мин сиңа мәҗбүри тагылмыйм, үзең уйла», – диде Фәйрүзә. Башым катты, ни дип әйтергә дә белмәдем. Безнең 60 белән 70 арасында кабат һинд мәхәббәте кабынырга маташа түгелме? Яшьлегемдә яратып йөргән ярны ничек итеп язмыш кочагына ташлыйм соң? Юк, әлбәттә!
Мин аны Әгерҗе вокзалына кадәр озата бардым. Ул кире кайтачагын әйтте. Фәйрүзә шунда миңа «Мәүлет, мин сине яратам» дигән кульяулык бүләк итте.
Мин сөйгәнемне алып киткән поезд юлына карап бик озак басып тордым. Хәзер көн дә Фәйрүзәмнең кайтуын көтәм. Алдагысын бер Аллаһ кына белә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев