Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсы авылга нинди артист килә?

Якшәмбе көнне Кызыл Байрак авылы аланында район Сабантуе үтсә, аңа кадәр, нигездә, шимбә, 12 июнь көнне, милли бәйрәмебез авылларда гөрләячәк. Үткәрү көнен һәм вакытын без газетаның алдагы санында бастырган идек. 

Бәйрәм алдыннан һәр авылда Сабантуй бүләкләре җыелды. Ул да үзенә күрә бер бәйрәм төсен алды. 
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр һәм кайткан кунаклар Сабантуйларда милли көрәш, уеннар карап кына хозурланып калмаячаклар, танылган артистларның чыгышларын тыңлап та күңелләренә ял алачаклар. 
Әйтик, Яңа поселогына Илгиз Закиров төркеме, Әҗмәкәй Сабантуена «Күңел» радиосы хезмәткәрләре, Бикләнгә Риназ Әхмәтов киләчәк. Боерганлыларны Марсель Мөсәвиров һәм аның иҗатташ дуслары Миләүшә Хуҗина, Венер Фәйзуллин, Владислав Агапов сәламләячәк. Борды авылына кунак булып Флүзә Касаева һәм аның иҗат төркеме килер дип көтелә.  Муссабай-Завод Сабантуе кунакларының күңелләрен Руслан Кираметдинов һәм Эльмира Нәгыймова ачачак. Күзкәй авылында Зинира һәм Ризат Рамазановлар концерт программасын тәкъдим итәчәк. Мәләкәс авылында Айдар Галимов һәм Мөнир Рахмаев чыгыш ясаячак. Калмиягә Илсөя Бәдретдинованы чакырганнар. Иштирәк Сабантуен үз җырлары белән Айсылу Габдинова, Кече Шилнә Сабантуен Рамил Закиров ямьләндерәчәк. 
/ Фото Иштирәк авыл җирлегеннән алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X