Якты юл
  • Рус Тат
  • Кайдадыр мин тапкан малай үсә, ә мин күрәсем килә дип әйтмим

    24 яшьлек хатын дус кызына ике игезәк кыз табып бирә.

    Кырык ел элек дөньяда суррогат әнидән беренче бала туа. Унбиш ел узгач, Санкт-Петербург шәһәрендә Россиядә беренче «суррогат» программасы тормышка ашырыла. Ул вакытта 24 яшьлек хатын дус кызына ике игезәк кыз табып бирә. Татарстанда исә әлеге программа 2005 елда эшли башлый. Ул чагында да суррогат әни хезмәтеннән файдаланган беренче хатынның ике баласы туа. Бүген республикада әлеге хезмәттән файдаланучылар күпме? Икенче берәүгә бала табып бирүче хатын-кызлар нинди хисләр кичерә? Әни булыр өчен соңгы мөмкинлектән файдаланган кешеләрнең тормышы ничек үзгәргән? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул хакта белеште.

    Хезмәттән файдаланучылар арта

    Аңлатып китик: бу процедурада сперма бирүче генетик ир-ат, күкәй күзәнәге алынган хатын-кыз һәм суррогат (ягъни баланы карынында йөртүче) ана катнаша. «АВА-Казан» клиникасы генераль директоры, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече Фирая Сабирова әйтүе буенча, суррогат әни программасы хатын-кыз үзе авырга уза алмаган очракларда кулланыла. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Беренчесе — аналык булмау. Икенчесе — кайбер авырулары аркасында, балага узу тыелган булу. Өченчесе — хатын-кызның йөклелекне күтәрә алмавы.

    — Безгә гәүдәсенә зыян килүдән куркып, балага узарга теләмәгән хатын-кызлар да мөрәҗәгать итә. Ләкин без андый очракларда кискен рәвештә баш тартабыз. Бу турыда сүз дә булырга мөмкин түгел, — дип кистереп әйтә Фирая Сабирова.

    Россиядә ел саен суррогат әниләрдән 20 меңнән артык бала туа. Татарстан буенча төгәл саннар юк, ләкин «АВА-Казан» һәм «АВА-Петер» клиникаларында гына да узган ел 38 программа эшләгәннәрен исәпкә алсак, саннар шактый җыела. Әлеге медицина оешмаларыннан тыш, Казанда суррогатлык белән Нуриевлар клиникасы да шөгыльләнә. Игезәк балалар туу очраклары да бар. Дөрес, безнең клиникаларга Татарстан халкы гына түгел, күрше төбәкләрдән, Мәскәүдән, хәтта чит илләрдән дә мөрәҗәгать итәләр, чөнки кайбер илләрдә бу гамәл тыелган. Табиблар әлеге хезмәткә ихтыяҗның елдан-ел артуын да яшерми. Аннан файдаланырга теләүчеләр дә, хезмәтләрен тәкъдим итүчеләр дә шактый, ди алар.

    — Безнең бурыч — әти-әни булырга теләгән парлар мөрәҗәгать иткәннән соң, мөмкин булганча аз вакыт эчендә уңай нәтиҗәгә ирешү. Әгәр берничә тапкыр ЭКО барып чыкмый икән, без суррогатлык программасында катнашырга тәкъдим итәбез. Шуңа күрә соңгы елларда бу хакта күбрәк сөйли башладык. Һәм, миңа калса, әлеге хезмәткә дә сорау артты. Бу, әлбәттә, күп акча сорый. Ләкин ана булу бәхетен татыр өчен нәрсәдәндер баш тартырга да туры килә, — ди Фирая Сабирова.

    Суррогат әни — кем син?

    Табибә әйтүенчә, суррогат әни булырга теләүчеләр күп, ләкин катгый сайлауны узучылар сирәк. Әлеге программада кимендә бер баласы булган 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар гына катнаша ала. Аның сәламәтлеге белән проблемалары булмаска һәм балаларын үзе тапкан булырга тиеш.

    — Шул ук вакытта хатын-кыз табачак баласының генетик яктан аныкы булмавын аңларга тиеш. Психологик яктан бу бик авыр, шуңа күрә без моңа бик зур игътибар бирәбез. Ул бу адымга ни өчен бара? Максаты нидә? Шул турыда җентекләп сорашабыз, — ди ул.

    Кагыйдә буларак, мондый хатын-кызларның үз балалары кечкенә була һәм алар финанс ягыннан авырлык кичерә. Күпләр «хезмәт хак»ларын фатир сатып алырга һәм ипотека түләүгә тота. Фирая Сабирова әйтүенчә, 2005 елдан республикада баланы үзенә калдырырга теләгән бер генә очрак та булмаган.

    — Ләкин баланы биргәннән соң бик нык депрессия кичергән әни булды, — ди ул. — Бала тапканнан соң бу теләсә кайсы хатын-кызда күзәтелергә мөмкин, ә суррогат әнидә ул тагын да көчлерәк була. Шуңа күрә психологлар белән даими эшлибез. Ни өчен аның үз баласы булу мөһим? Чөнки бала көткәндә, тудырганда барлыкка килгән аналык хисләрен ул үз баласына юнәлтергә тиеш була. Иренең дә риза булуы мәҗбүри.

    Гонорар түләр вакыт җиткәч, аңлашылмаучылыклар килеп чыккан очраклар да була икән. Шуңа күрә, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, ике арада алдан ук килешү төзелергә һәм анда барлык шартлар да күрсәтелергә тиеш, дип саный табибә.

    — Монда бөтен нечкәлекләр дә күрсәтелергә тиеш. Кызганыч, закон беренче чиратта баланы тапкан ана яклы. Ягъни әгәр ул баланы бирергә теләмәсә, суд аның теләген канәгатьләндерергә мөмкин. Бу хакта күп сөйлиләр, бәлки, законны үзгәртерләр дә, ләкин әлегә менә шулай. Шуңа күрә без мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен бик нык эшлибез. Мондый очракларда клиника өчен ике якның уртак фикергә килүе бик мөһим, — ди ул.

    Казанда суррогат әниләр белән эшләүче махсус агентлык бар. Бөтен юридик мәсьәләләрне ул хәл итә. Аларда суррогат әниләр базасы тупланган. Бала таба алмаган парлар да иң элек аларга мөрәҗәгать итә. Суррогат әни табылгач кына, генетик әти-әни медицина оешмасы белән килешү төзи. Гадәттә, көмәнлелек 60 процентка якын очракта уңышлы тәмамлана икән. Хәер, әти-әни булу бәхетен татыр өчен кесәнең шактый калын булуы да кирәк. Бүген суррогат әнинең хезмәте миллион сумнан башлана. Игезәкләр туган һәм кесарь кисеме булган очракта, гонорар күләме арта. Моның өстенә баласыз пар көмәнле хатын-кызга ай саен ашау, витаминнар, тикшеренү һәм башка чыгымнар өчен дә түли.

    — Җәмгыятьтә суррогат әниләргә дә, әлеге хезмәттән файдаланган кешеләргә карата да тискәре фикер формалашты. Ләкин мин мондый очракларда һәрвакыт: «Үзегезне бу кеше урынына куеп карагыз», — дим. Мәсәлән, эш тәҗрибәмдәге бер очрак турында гына әйтәм. Бер яшь хатын-кызның баласы туганда үлде. Кан китеп, аналыгын да алырга туры килде. Ул хатын нәрсә эшләргә тиеш? Һәр кеше дә чит баланы тәрбиягә ала алмый. Бала таба алмаучыларның ничек газаплануларын мин бик яхшы беләм. Ни өчен әле аңа суррогат әни хезмәтеннән файдаланмаска? Аларның генетик яктан барысы да яхшы бит. Ни өчен аларга таш атыла? Мин шуны гына аңлый алмыйм. Суррогат әнине дә аңлап була. Әлеге хезмәт барлыкка килгән икән, димәк бу — Аллаһы Тәгаләнең бер кодрәте түгелмени? — ди тәҗрибәле белгеч.

    Сан

    Дәүләт программасы буенча ЭКО ясарга ел саен 700 — 800 хатын-кыз чиратка баса. Бүген республикада андыйлар саны 3500дән артык.

    «Кайдадыр мин тапкан малай үсә»

    Әлмәт шәһәрендә яшәүче Гөлназ (мәгълүм сәбәпләр аркасында, әңгәмәдәшебезнең исеме үзгәртеп бирелде) ике тапкыр суррогат әни булган. Икенче гаиләгә баланы әле күптән түгел — февраль ахырында гына тапкан. Гөлназның үзенең дә улы һәм кызы бар.

    — Миңа — 35 яшь. Әлеге программа белән беренче баланы тапканда 30 яшь иде. Икенчесен биш елдан соң алып кайттым. Билгеле инде, әлеге адымга акча кирәклектән бардым. Без берничә ел элек Татарстанга башка төбәктән күченеп кайттык. Торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде. Беренче гонорарны — беренчел кертемгә, икенчесен ипотеканы түләргә файдаландык.

    — Баласызлыктан интеккән гаиләләр кайдан иде? Алар белән нинди мөнәсәбәттә булдыгыз?

    — Икесе дә башка төбәктән булды. Беренче гаилә Удмуртиядән иде. Бу программа аларның үзләрендә дә бар, ләкин башкаларның белүен теләмәгәнлектән, Казандагы клиникага мөрәҗәгать иткәннәр. Алар белән без яхшы мөнәсәбәттә булдык, бернинди дә проблема булмады. Баланы тапкач, әти-әнисенең бәхетле йөзләрен күргәннән соң, үземне тылсымчы итеп хис иттем. Алар шатлыктан ни эшләргә белмәделәр, мине кочаклап, үбеп, рәхмәтләр укыдылар. Шуңа күрә беренче максат акча эшләү булса да, башкаларны бәхетле итә алу мөмкинлеге тагын да канатландырды. Алдан килешенгән буенча, без хәзер берсе белән дә аралашмыйбыз. Ике гаиләгә дә малайлар табып бирдем.

    — Балаларны үзегездә калдырасыгыз килмәдеме?

    — Юк. Монда суррогат әниләр белән эшләүче агентлыкның да роле зур дип уйлыйм. Алар баланы карынында йөртәчәк әнине бик яхшы әзерлиләр, сораулар бирәләр. Без алдан ук бу баланың үзебезнеке түгеллеген аңлыйбыз. Без — бары тик инкубатор гына.

    — Алар турында уйлаганыгыз да юкмы?

    — Кайдадыр мин тапкан малай үсә, дип уйлап куям. Туган көннәрен искә алам. Ләкин сагынам, күрәсе килә, дип әйтә алмыйм. Ул бала һәм әти-әнисе өчен чын күңелдән сөенәм генә.

    — Ирегез, якыннарыгыз моны ничек кабул итте?

    — Ирем, процедураның нечкәлекләрен белмәгәнлектән, башта каршы килгән иде, ләкин соңыннан ризалашты. Шулай да беренче чиратта минем сәламәтлегем өчен курыкты. Ә икенчесендә үгетләргә дә туры килмәде. Татарстанда туганнарыбыз юк, дусларыбыз да күп түгел, күршеләр белән дә аралашмыйбыз. Мин бала көткәндә, әти-әниләр җыелышына ирем йөрде. Якыннардан бары тик әни генә белде. Ул минем өчен борчылса да, аңламаса да, аяк терәп каршы килмәде.

    — Балаларыгызга ничек аңлаттыгыз?

    -Хәзерге вакытта балаларыма — 7 һәм 13 яшь. Беренче тапкырда олы улым мәктәпкә барган ел туры килде. Эчемне күрсә дә, сораулар биреп йөдәтмәде. Икенче юлы да сораучы булмады. Мин үзем дә аларга ни дип җавап бирермен икән, дип борчылган идем. Олысы аңлагандыр да, бәлки, ләкин ул — акыллы бала, кирәкмәгән сораулар бирми. Үзем дә бик белгертмәскә тырыштым. Киң киемнәр кияргә, утырганда эчемне мендәр белән капларга туры килде. Аннан соң мин ике баланы да кышын таптым. Шуңа күрә йөклелекне яшерү җиңелрәк булды.

    — Хезмәтегез өчен сезгә күпме түләделәр?

    — Беренче баланы көткәндә 600 мең сум түләделәр. Икенче балага 1 миллион бирделәр. Моңа өстәп, айлык яшәү чыгымнарын да капладылар. Гонорарны күбрәк тә сорау мөмкинлеге бар иде, ләкин мин алай комсызланмадым.

    Әлеге хезмәттән файдаланган гаилә башлыгы белән дә элемтәгә кердек. Ул безгә үзләренең бик бәхетле әти-әни булуларын әйтте.

    — Хатыным сигез тапкыр ЭКО ясатты. Ләкин алар уңышсыз узды. Нәтиҗәдә безгә суррогат әни программасында катнашырга тәкъдим иттеләр. Биш ел элек кызыбыз туды. Хис-кичерешләребезне әйтеп бетереп булмый иде. Өч елдан соң без кабат шушы ук хезмәттән файдаландык. Бу юлы Аллаһы Тәгалә игезәкләребезне — кызыбыз һәм улыбызны бүләк итте. Бүген без бик бәхетле. Унбиш елга якын көткән, күпме тикшеренүләр аша узган мәхәббәт җимешләребез алар. Һәр иртән йокыдан торгач, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм, — диде ул.

     

    «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыйкова

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: