Кайбыч районындагы фаҗига
Кайбыч районының бер агрофирмасы территориясендә сөт саклау һәм суыту резервуарында 51 яшьлек эшченең мәете табылган.
Бүген әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, агрофирма каравылчысы эшчедән аны берникадәр вакытка алыштыруын сорап тора. Ул арада эшче цистернадан сөт алырга ниятли. Сөтне алганда ул 2 метрга якын тирәнлектәге сыеклык эченә егылып төшә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев