Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кая минем бер елым?

Кая минем бер елым? Әлеге сорау Иске Гәрдәле авылында яшәүче Разалин Яхиннан. Аның туу турындагы таныклыгында һәм әлеге документка нигезләнеп алган паспортында туган көне итеп 1961 елның 16 июне күрсәтелгән. Әмма Разалин Рәис улының әйтүенчә, бу дөреслеккә туры килми. Ул 1960 елның 26 сентябрендә туган.

Көзге матур көндә, әбиләр чуагыннан соң Иске Гәрдәле авылының өч гаиләсендә өч сабый дөньяга авыз сала. Өчесе дә ир бала. Героебыз Разалин Яхин – шуларның берсе.
Колхозда хезмәт иткән Яхиннар гаиләсендә көтеп алынган уллары Разалин икенче бала булып дөньяга килә. Ул елларда әниләргә хәзерге кебек сабыен карап өйдә утырырга туры килмәгән. Колхозда бит эш туктап тормый. Разалинның  әнисе нарасыен алып эшкә чыккан. Дөнья мәшәкатенә чумган ата-ана улларын гражданлык актына теркәүне дә сузганнар. Бала бер елга якын таныклыксыз яшәгән.
– Улым, син күрше малайлары Рәсим, Минзәки белән бер көнне тудың. Балалар тудыру йортыннан да сезне бергә алып кайттык дип сөйли иде әни, – дип искә ала Разалин Рәисович.
Мәктәптә дә Разалин белән Рәсим бер сыйныфта укый, бер парта артында утыралар. Туган көннәрен дә Разалин белән Рәсим бергәләп билгеләп үтә. Малайлар бергә үсәләр, бергә мәктәпне тәмамлыйлар. Туган көннәренең кайсы елны һәм ничәсендә булуында берәүнең дә эше булмый. Язылган язылган инде. Нишлисең? Яшьрәк күренәсең, картлыкка бирешмисең. Элегрәк шулай уйласа да, Разалин Яхин олыгая төшкәч башкача фикерли башлый.
– Моның икенче ягы да бар. Пенсиягә чыгу вакыты да артка күчә бит, – ди Разалин Рәис улы борчылып. 
Пенсия реформасы чыкмаса да артык борчылмас иде. 60 яшенә озак калмады, бер-ике елдан лаеклы ялга чыгып, тиешле пенсиясен алып яши бирер иде. Разалин Яхин 2012-2013 елларда Яр Чаллы шәhәренең “КВАНТ” оешмасында җитештерү бүлеген җитәклгән. Соңрак 8 ел шәхси эшмәкәр булган. “КАМАЗ-ДИЗЕЛЬ” оешмасында 15 ел җитәкче урында эшләгән.
Гәрдәле егете беркайчан да эшсез тормаган, намус белән хезмәт иткән. Әмма яңа законнар буенча ул пенсиягә 2021 елда гына чыгачак. Менә гаделсезлек!
Дөреслекне эзләп Разалин Яхин башта Яр Чаллы шәhәренең балалар тудыру йортына мөрәҗәгать итә. Элек ул шәhәрнең Үзәк урамында  урнашкан булган. Хәзер хәтта бинасы да юк. Бүгенге көндә ул шәhәрнең 2нче дәваханәсенә карый.
–  Балалар тудыру йортының барлык архив документлары янды. Белешмә бирүдә без сезгә берничек тә ярдәм итә алмыйбыз дип кире бордылар. Болай булгач, мин берни дә майтара алмамдыр инде дип, бу проблемага кул селтәдем, – дип сүзен дәвам итә Разалин Рәис улы. Бераздан ул тагын кузгала. Бу юлы район газетасы редакциясенә ишек шакый.
Ул үзе белән Иске Гәрдәле авылы фельдшеры язмаларын hәм прививкалар картасын алып килгән иде. Алар буенча Разалин Яхин чынлап та 1960 елның 26 сентябрендә туган. Тик нишләп дәүләт органнары баланың бер елга якын таныклыксыз яшәвенә юл куйган – анысы менә гаҗәп.
Гражданлык актларын теркәү бүлегендә район халкының туу актлары саклана. Биредә Разалин Яхинның документларында исә аның туган көне паспортындагыча 16  июньдә түгел, 1961 елның 6 июне дип язылган. Ә менә  балалар тудыру йортында бирелә торган белешмә-кәгазь биредә дә юк.
Гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина аңлатуынча, мондый сораулар белән аларга еш мөрәҗәгать итәләр. 
– Элек бала туу белешмәләре бала тудыру йортының архивында сакланган. Аларны кайбер ата-аналар безнең бүлеккә дә китерә торган булган. Туу турындагы документларга төзәтмәләр суд карары нигезендә генә кертелергә мөмкин. Судта исбат итү мәҗбүри, – дип аңлата Эльвира Ренат кызы. 
Белгеч сүзләренә колак салып, Разалин Яхин да Тукай районы судына  мөрәҗәгать итәргә булды. Кызганычка каршы, әти-әнисе хәзер исән түгел. Бу тарихтан хәбәрдар булган авылдашларының да күбесе дөньяда юк.
– Әнием вафат булгач, 6 яшьтән мине hәм абыйларымны әнием Нәрисә тәрбияләп үстерде. Аңа зур рәхмәтлебез, – ди Разалин Яхин.
Четерекле мәсьәләнең уңай чишелеше булырмы? ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина сүзләренә караганда, мондый төр очракларны исбат итүчеләр бар, тик бик сирәк... 

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X