Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Катгый чаралар

Татарстан полицейскийлары һәм журналистлар «исерек» юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтә

Һәр очрак турында газеталарда языла, ә социаль челтәрләрдә фото һәм видео басылачак.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстан автомобильчеләренең исерек хәлдә руль артына утыру очраклары ешая.
Ел башыннан республикада исерек килеш автомобиль белән идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагы теркәлгән. Алар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте булган, шуның нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булган, 111 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 
Татарстан журналистлары бу теманы яктырту эшен көчәйтәчәк. Һәр очрак турында газеталарда язылачак, ә социаль челтәрләрдә фото һәм видео басылачак. Шулай ук җәза темасы да яктыртылачак, бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә.
Исегезгә төшерәбез, РФ законнары буенча беренче тапкыр айнык булмаган көе машина белән идарә иткән өчен 30 мең сум шртаф салына һәм йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Әгәр дә машина йөртүче кабат исрек көе руль артына утыра икән аңа карата җинаять эше ачыла.
РФ ҖК 264.1 матдәсе буенча 300 меңгә кадәр штраф салу һәм 480 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп итү каралган яки 2 елга иректән мәхрүм итү.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев