Якты юл
  • Рус Тат
  • Кар күп булса да, чистартырга тырышалар

    Үткән ялларда кыш үзенең бар көчен, куәтен күрсәтте бугай. Бертуктаусыз буранлап яуган кар шәһәр һәм авыл урамнарын, машина юлларын берничә сәгатъ эчендә каплап бетерде. Хәер, дүшәмбе көнне дә, кичә дә явым-төшем туктап тормады. Ул гади кешеләргә генә түгел, торак-коммуналь хуҗалыгына да шактый кыенлыклар китерде. 

    Дүшәмбе иртәсе социаль челтәрләрдә чистартылмаган юлларга кагылышлы хәбәрләрдән башланып китте. Тукай районына якын урнашкан Чаллы һәм Түбән Кама халкы чистартылмаган юллар фотосурәтләре бастырып, зарын түкте. Хәтта Түбән Камада шәһәр халкы көне буе явып торган карны чистартып бетерергә өлгерә алмаган торак-коммуналь хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән, көрәкләр тотып, өй яннарына чыкты.  
     Ә безнең Тукай районында хәлләр ничек соң? 
    Авыл арасындагы 376 километр юлны «Татавтодор» җәмгыяте карый. Карны чистартуда барлыгы 21 берәмлек техника эшли. Шулардан 8 КДМ (катнаш юл машинасы) тәүлек буена дежур тора. Юлларда 12 кешелек юл эшчеләре бригадасы эшли. 
    Юлларны кышкы чорда тәртиптә тоту өчен оешма белән 12500 тонна комлы-тоз катнашмасы, 650 тонна тоз әзерләп куелган.  
    Кышын исә районда авыл эчендәге юлларны карау белән «Стройресурс» ҖЧҖ шөгыльләнә. 
    – Җәмгысе 88 торак пунктта тулаем озынлыгы 732 километр булган юлларны карап, чистартып торабыз. Көн саен аларны кардан арындыруга 50 берәмлектән артык техника чыга, оешмада 12 кешедән торган 2 бригада эшли. Гадәттән тыш һава торышы вакытында техника икеләтә көч белән урыннарда чистарту эшләрен башкара, – дип сөйләде безгә «Стройресурс» җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сергей Фрикк. 
     Шулай да авылдагы юлларның ничек, кайчан чистартылуын, ни хәлдә булуын анда яшәүче халыктан да яхшырак беркем белми.  
    – Авыл эчендәге һәм авыллар арасындагы юлларның кардан чистартылмыйча торганын күргән юк. Әле дүшәмбе көн генә йомыш белән «Татарстан» совхозы поселогына барып кайткан идек. Юллар чиста иде, техника белән аны киңәйтеп тә куйганнар, – ди Мерәс авылында яшәүче пенсионер Римма Бариева. 
    Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина сүзләренә караганда, авыл эчендәге юлларны ачарга кирәк булганда алар С. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкка мөрәҗәгать итәләр. Хуҗалык исә бирелгән заявка буенча җирлеккә керүче 6 авылның урамнарын «К-700», «Беларусь» тракторлары белән җәһәт кенә кардан чистартып та куя, озакка сузмый.    
    Автобус йөртүче Роберт Рәҗәповка көненә әллә ничә тапкыр Кече Шилнә белән Чаллы арасын таптарга туры килә. Ул үзе өчен генә түгел, пассажирлары өчен дә җаваплы. Исән-имин йөрү өчен аңа да юлларның чиста булуы мөһим. 
    – Кече Шилнә белән шәһәр арасындагы юллар әллә ни начар түгел. Шулай да, урыны белән машинаны бер яктан икенче якка борып, селкетеп ала. Явып торган кар һәм аның астындагы боз үзенекен эшли инде. Тиешле хезмәтләр үз эшләрен җиренә җиткереп эшләрләр, юлларны гел тәртиптә тотарлар дип ышанасы килә, – ди ул.   
      Бәтке авылында яшәүче Гөлфия Исламова исә менә нәрсә ди: 
    – Социаль хезмәткәр буларак, минем өчен юлларның чиста булуы бик мөһим әйбер. Чөнки эшем буенча миңа җәяүләп тә, машинага утырып та йөрергә туры килә. Аллага шөкер, бу яктан Бәткедә юлларны вакытында чистартып торырга тырышалар, – ди Гөлфия ханым. – Ни өчен тырышалар дим, чөнки бу көннәрдә яуган бу кадәр күп карны бик тиз генә тулысынча беркем дә җыештырып бетерә алмый. Шулай да, авыл урамнары чиста, олы юллар да тәртиптә. Оныкларымны гел машинада мәктәпкә илтәм, чистартылмаган юл аркасында бара алмый калган юк, – диде ул. 

    / Фото район архитектура, төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү бүлегеннән алынды. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: