Капка төбендә – музей
Бикләнгә безне авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Асия Фәйзуллина чакырды. «Шәйдуллиннар йорты алдында бик үзенчәлекле музей бар, шуны карарга килегез. Газетага язарлык ул», – дип шалтыратты Асия апа.
Районыбызның һәр авылында диярлек туган якны, аның тарихын, үзләренең нәсел тамырларын өйрәнүче тынгысыз җаннар бар. Алар нәсел шәҗәрәләрен алып бара, тарихи документларны туплый, элекке заманнан калган көнкүреш әйберләрен җыя. Биклән авылында туып-үскән Зөфәр һәм аның улы Ягъфәр дә шундыйлардан булган.
– Шәйдуллиннар – авылыбызның хөрмәтле кешеләре. Аларның нәселләре бик борынгы, шәҗәрәләренең тамырлары тирәнгә, XVII гасырга барып тоташа, – дип аңлата Биклән авылында яшәүче Фирия Гарипова. – Кызганыч, Зөфәр Зарип улы һәм Ягъфәр Зөфәр улы икесе дә бакыйлыкка күчтеләр. Зөфәр абыйның тормыш иптәше Мәхрия апа исән, аңа 88 яшь. Кызлары Әлфия, Зөлфия, Лилия, киленнәре Зөлфия туган нигезләрен онытмыйлар, әниләрен тәрбияләп, кадерләп торалар, ихата тирәләре, яшелчә бакчалары бар да тәртиптә.
Ачык һава астындагы музей Шәйдуллиннарның капка төбендә урнашкан. Биредә элеккеге заманның көнкүреш әйберләре, хәтта төрле елларда чыгарылган велосипедлар да бар. Әлеге үзенчәлекле гаилә музеен Ягъфәр Шәйдуллин оештырган. «Вафатына өч ел кала ул иске әйберләрне барлап, тәртипкә китереп тезеп чыкты. Зур эскәмия дә ясады», – ди Фирия апа.
– Менә бу 1913 елгы амбар, аны Зөфәр абыйның бабасы Шәйдулла абый төзегән. Янәшәдә генә торган тал агачына да 100 яшьтән күбрәк, ул амбарны җиткергәч утыртылган. Кәүсәсе ярылса да, яз җиткән саен ул яфрак яра.
Амбарны төзегәндә Бәткедән урыс төзүчеләрен чакырганнар, бикләнлеләр арасында андый эшне башкарып чыгучы кеше табылмаган. Бик ныклы амбар, стеналарының калынлыгы да бер метрга якын, – дип сөйли Фирия апа.
Электән үк Шәйдул-линнар нәселе тырышлыгы, эшчәнлеге, үҗәтлеге белән аерылып торган, алар күп һөнәр ияләре булган: кирпеч ясау, итек басу, сырма сыру, аяк киеме тегү, шәл бәйләү, палас сугу, бал кортлары тоту – бар эшне дә булдырган. Гаилә корыр алдыннан Зөфәр белән Мәхрия озаклап очрашып тормаган. 1958 елны Зөфәр үз эшләре буенча Бигешкә барган, шунда Мәхрияне күреп алган. Икенче көнне үк ул аны ат арбасына утыртып Бикләнгә алып та кайткан. «Мин килен булып төшкән йортта бием дә, биемнең биеме дә яшиләр иде. Алар мине бар эшкә дә өйрәтте. Шунысы кызыклы, бер биемем үзе дә Бигештән булып чыкты, бер урамда торганбыз», – дип искә ала Мәхрия апа. Үзара бик тату яшәгәннәр. «Әти-әнинең сүзгә килгәнен бер дә ишеткән булмады», – ди кызлары Зөлфия.
– Каз өмәсе көнендә әни ел саен коймак пешерә иде. Әти вак утын әзерләргә тиеш булган, ләкин әллә оныткан, әллә өлгермәгән, – дип искә ала кызлары Әлфия. – Әни дулый: «Әтиегез кайтсын гына, күрсәтермен әле мин аңа!». Мин әтинең кайтуын күреп алдым да, каршысына чыктым: «Әти, өйгә кереп торма, әни сине ачуланачак», – дип кисәтмәкче булам, янәсе. Әти исә тыныч кына елмайды да: «Борчылма, кызым, ничә ел әниегез белән торабыз, әле бер тапкыр да тавыш чыгарган булмады», – ди. Һәм шулай булып чыкты да. Әтинең керүе булды, әни берни булмагандай елмаеп каршы алды: «Менә бит, кайтып та җитте әтиегез, хәзер утынны да ярып бирер...».
Зөфәр Шәйдуллин бала чактан ук бик башлы, зирәк булган, ләкин мәктәпне яратмаган. «Бер урамнан әнисе мәктәпкә озатып куйган, икенче урамнан ул кайтып та җиткән», – дип сөйлиләр авылдашлары. Мәктәпкә йөрмәсә дә, белемгә тартылуы көчле булган, үзе укырга өйрәнгән, китап-газета яраткан, тарих белән кызыксынган, әлегәчә өйләрендә дөнья картасы эленеп тора. «Әни белән әти газеталарны күпләп алды, икегә ерта-ерта укыйлар, соңыннан бер-берсенә укыганнарын сөйлиләр иде», – ди Зөлфия. Балалары белән дә Зөфәр абый сәяси темаларга фикер алышкан, төрле сорауларга бергәләп җавап эзләгәннәр. Ягъфәр дә, әтисенә охшап, киң карашлы булган, нинди генә эшкә тотынса да, башкарып чыккан.
– Кайда гына барса да, Ягъфәр абый төрле-төрле агач, куак үсентеләре алып кайтты, бакчага гаҗәеп матур, эре чәчәкле сирень куагын утыртты. Безнең бакча очында күл бар, без аны Бака күле дип йөртәбез. Тормыш иптәше Зөлфия белән алар шул күл янында нарат, чыршы, каштан һәм башка төрле мин белмәгән декоратив агачлар утыртып чыктылар, – дип сөйли сеңлесе Зөлфия. – Бакчадагы матур гөлләренең әле кайберләре хәзер дә чәчәккә күмелеп утыра.
Зөфәр һәм Мәхрия Шәйдуллиннар дүрт балаларына да тиешле тәрбия биргәннәр. Бүген Мәхрия апаның сигез оныгы, ун оныкчыгы бар. Алар өлкәннәрнең үткәннәргә хөрмәт белән карауларын күреп үсәләр. Мәхрия апаның килен булып төшкән чакта алып килгән бирнә сандыгы да өйнең түрендә саклана. «Урамдагы музейны без чиратлашып тәртиптә тотабыз. Кемнең вакыты бар, шул карый, – ди Зөлфия. – Андагы экспонатларны авыл балалары да, кунакка кайткан бала-чага да бик кызыксынып карый. Иң мөһиме – ватмыйлар, бозмыйлар, алып китмиләр. Димәк, аңлыйлар – ата-бабалардан калган мирасны сакларга кирәк. Ягъфәр абыйның гомере кыска булды, ашыгып яшәде, әйтерсең, өлгермәм дип курыкты, гел эштә, хәрәкәттә булды. Күп эшләр башкарырга җитеште. Ул оештырган гаилә музее да аның һәм безнең әтиебез Зөфәр Зарип улының якты хатирәсе булып тора».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев