Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каникуллар гадәттәге график буенча булырмы?

Каникуллар гадәттәге график буенча булырмы?

Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова «БИЗНЕС Online» газетасына хәбәр иткән. «Алга таба хәл үзгәрмәс, каникуллар 2-8 ноябрьләрдә булыр дип планлаштырабыз», – дигән ул. «Татарстанда төрле районнарда хәл төрлечә. Бәхеткә, әле тулысы белән карантинга ябылган мәктәпләр юк. Күпме бала салкын тиеп чирләгән, күпме бала һәм сыйныф дистанцион укуга киткән – хәлне көн саен күзәтеп торабыз. Грипп аркасында карантинга ябылган сыйныфлар хәзергә Казанда бар. Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, динамика әлегә начар түгел, сезонлы авыру чикләреннән чыкмый», – дип белдергән министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе. 
Россия Президентының пресс-секретаре Дмитрий Песков Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыручыларның артуын билгели. «Регионнарда хәл төрлечә. Бу мәсьәләдә регионнарның җитәкчеләренә үзләренә карар чыгару вәкаләте бирелде. Ситуацияне оператив штаблар контрольдә тотарга һәм халык үз иминлеген саклау өчен кушылган таләпләрне җиренә җиткереп үтәргә тиеш», – дип белдерә Песков. 
Шулай да, Мәскәү мэры Сергей Собянин башкала мәктәпләрендә укучыларны ике атнага – 5-18 октябрьләрдә каникулларга җибәрергә кирәк дип тапкан. Шулай ук анда өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм ял оешмалары да ябылачак. Ә балалар бакчалары гадәттәге график буенча эшләячәк. Ике атналык каникуллар вакытында балалар дистанцион рәвештә укымаячак, үткән материалны һәм яңа темаларны «Мәскәү электрон мәктәбе» аша үзләштерә алачак. 
Эпидемиологик хәлне истә тотып, Мәскәүдә 28 сентябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә өйдә тору режимына күчү тәкъдим ителгән. Эш бирүчеләргә дә, мөмкин булган кадәр, хезмәткәрләрне дистанцион режимда эшләтергә кушылган. 
Җәмәгать урыннарында, әлбәттә инде, битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев