Реклама
Яңалыклар
Каникулда эшләргә теләүчеләргә
Җәйге чорда Тукай районында мәктәп укучыларына эшләү мөмкинлеге тудырыла. Балигъ булмаган гражданнар эшкә урнашканда зурлар кебек үк хезмәт килешүе төзергә тиешләр. Бу килешүдә эш шартлары, нинди хезмәт башкарылырга тиешлеге, хезмәт коллективындагы тәртип һәм балигъ булмаганнарга кагылышлы күрсәтмәләр язылырга тиеш. Болардан тыш техника куркынычсызлыгы һәм эш вакытлары хакында да аңлатыла.
14 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар атнасына 24 сәгать кенә эшләргә тиешләр, бу көн саен 5 сәгать вакыт дигән сүз. 16-18 яшьлекләр өчен атнасына 36 сәгать эшләргә рөхсәт ителә. Көн саен 7 сәгать. Хезмәт хакын эш бирүче үз казнасыннан түләргә тиеш. Акча хезмәт турындагы канун нигезендә бюджет өлкәсендәге эш булса 13890,00 ким түләнми, бюджеттан тыш оешмада хезмәт куйса 16700,00 сум булуы зарур. Моннан тыш, мәшгуллек үзәге өстәп тулы ай эшләгәндә 2250 сум акча түли. Тукай районында беренче чиратта эшкә урнашу мөмкинлеге күп балалы гаиләләрдәге, балигъ булмаган көе хокук бозып исәптә торган балаларга, үсмерләргә бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев