Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каңгылдаша көзен йорт казлары

Безнең районда күпләр йөрәгеннән тормыш энергиясе, оптимизм ташып торган, хезмәт сөючән легендар исемгә ия булган Файсал Гыйлаевны белә.

Хәзер ул агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзын җитәкли, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең мәнфәгатьләрен яклау эшенә үз өлешен кертә. Безнең хикәябез герое Габдулла Тукай исемендәге колхозны җитәкләгән, Муса Җәлил исемендәге колхозның баш хисапчысы булган, аннары алты ел дәвамында авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкарган, без аның бүгенге   мавыгуы турында бәян итәрбез.
– Кош-корт үрчетү-минем керем китерүче хоббиым. Һәм, әлбәттә, бу файдалы һәм тәмле ризык, аның сыйфаты өчен мин 100 процент тавыш бирәм – дип елмаеп сөйләде Файсал әфәнде.
Аннары өстәде: «Бу  хатыным Алсу белән уртак мавыгуыбыз. Инде күп еллар кош-корт сатып алмыйбыз, ә бәбкәләрне үз инкубаторыбызга чыгарабыз. Беренче вакытта кечкенә генә проблемалар булды, әмма хәзер процессны шулкадәр үзләштердек ки, көндәлек кошны сатып алу чыгымлы, файдасыз эш дип саныйбыз».
– Бу сезонда инкубаторга ике партия бройлер чебиләре салдык. Тагы каз йомыркалары. Шуңа күрә бер тапкыр 55тән артык йомырка салып булмый, - дип уртаклашты ул.
Быел Гыйлаевлар  җитмеш «Линда» токымлы каз бәбкәсе, йөз егерме күркә, шуның кадәр үк чеби һәм утыз үрдәк йомыркалары сатып алган икән. Өй инкубаторында үрчетелгән чебиләр, бәбкәләр нык, чыдам була, алар күп чирләргә бирешми.
- Кош-корт үстергәндә без дарулардан файдаланмыйбыз. Нәселне тиешенчә кайгыртсаң, бернинди сәламәтлек проблемасы да тумый. Онытмаска кирәк, кош җылылыкны ярата. Бу максатлар өчен ирем электр белән җылытыла торган махсус абзар төзеде, – дип бүлеште кош карауның серләре белән тырыш хуҗабикә Алсу Хатыйп кызы.
Гыйлаевлар кошчылык белән шулкадәр мавыга ки, ирешелгәннәрдә туктамыйча, барлык яңа токымнарны да үрчетергә тырышалар.
– Узган ел "Зәңгәр фиргавен” үрдәкләрен үстердек, быел «бронза» сортлы күркә чыгардык. Былтыргы "Ак күкрәк күркәләр” 22 килограммга җитте, ә “бронза күркәләр”15 килограммнан артыграк килде. Һәр токымның үз уңай яклары да бар. Сайлау-хуҗалар эше, - ди Файсал Мәхмүт улы.
Аның кош-корт үрчетү турында бик кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләвен дә билгеләп үтәсе килә.  Ул сөйләгәнчә, файдалы киңәшләр белән китап язарга була.
- Нәрсә ашатасыз, дип сорыйсызмы? Башта кошлар өчен җитештерелә торган «Стартер» витаминлы азыгын бирәбез, аннары акрынлап фураж өстибез. Соңрак аның составына бодай, арпа, кукуруз, борчак, бәрәңге, вакланган үлән кергән азыкка күчерәбез. Тугымны – буржуйкада махсус металл мичтә пешерәбез. Көз көне азык алма, тамыр яшелчәләре һәм кабак белән тулылана, – ди гаилә башлыгы.
Без үстерелгән кошларның кая “очып китүе” белән дә кызыксындык.
- Улым Фәнил гаиләсе белән Мьянмада яши. Улыбыз да, киленебез Гөлназ да чит телләр укыталар. Оныгы Сәйдәгә 6 яшь. Шуңа күрә балаларны кош – корт ризыклары белән сыйлый алмыйбыз.
Антибиотиклар һәм башка зарарлы өстәмәләрсез үстерелгән кошларга ихтыяҗ зур икән, Гыйлаевларның даими сатып алучылары да бар.
Без Файсал абый белән зур хуҗалык, умарта, урта рус токымлы бал кортлары, киләчәккә планнары турында да озак сөйләштек.
- Авылда яшәп тә, ничек инде хуҗалыкта терлек асрамаска була? – ди ул. Файсал ага, хатынын яратып мактап ала , аның хезмәтләрен, осталыкларын билгеләп үтте: «Алсу минем шундый акыллы, ул теплицада бөтен кошларны йолкый һәм сирәк кенә безне ярдәмгә чакыра». 
Бу гаиләдә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрә. Мәхәббәт темасын дәвам итеп, без зур шатлык белән уртаклашабыз. Узган атнада кызлары Ләйсән Яңа Чишмә районы егете Тәбрискә кияүгә чыкты. Әлбәттә, оста итеп әзерләнгән ысланган казлар – гаилә иминлеге һәм уңдырышлылык символы, бәйрәм өстәле бизәге булды.  Киләчәктә дә кош-кортларыгыз мулдан уңсын, дигән теләктә калабыз.
Фото Гыйлаевларның гаилә архивыннан
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X