Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кан басымын төшерүнең иң гади ысулы

Экспертлар киңәшенә колак сал!

Еш кына гипертонияне, ягъни югары кан басымын, "сиздерми үтерүче" дип атыйлар, чөнки гипертониянең күп кенә симптомнары артык соң беленергә мөмкин. Экспертлар югары кан басымын киметүнең гади ысулын атады, дип хәбәр итә "Профиль".



Тикшеренү барышында белгечләр кешенең физик активлыгын кан басымы турындагы 13 төрле тикшеренү мәгълүматлары белән чагыштырган.



Соңгы тикшеренүләрдә АКШ, Европа һәм Көнчыгыш Азиядән 136,8 мең кеше катнашкан. Атнасына дүрт сәгатьтән артык физик күнегүләр (физик активлык) белән шөгыльләнүче кешеләр, атнасына бер сәгатьтән кимрәк вакытларын спортка бүлгән кешеләр белән чагыштырганда, гипертониягә 19 процентка кимрәк дучар була икән.



Шулай итеп, тикшеренүчеләр авторлары нәтиҗә ясаганча, басымны нормаль дәрәҗәгә кадәр киметүнең иң гади ысулы нәкъ менә даими физик активлык икән. Димәк, күбрәк хәрәкәтләнергә, күнегүләр ясарга, арытмый торган физик эш белән шөгыльләнергә кирәк.



Фото: thrombo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев