Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кама перинаталь үзәгендә буе 28 см булган баланы исән килеш саклап калганнар

Йөклелек авыр барган һәм игезәкләрнең берсе - ир бала тугач та үлгән.

Чаллыда Кама перинаталь балалар медицина үзәге хезмәткәрләре буе 28 сантиметр булган баланы исән килеш саклап калып, үстергәннәр. Бу хакта “Челнинские известия” газетасы яза.

Кыз бала вакытыннан бик күпкә алда, бик аз авырлыкта туган. Аның буе 28 сантиметрдан артмаган. Биш айдан соң ул 3, 5 килограмм авырлык җыйган.

Баланың әнисе Ләйсән Шәйхелисламова басмага аның игезәк балалары – кыз һәм малай тууын әйткән. Йөклелек авыр барган, яңа туган ир бала үлгән.

Кыз балага Айгөл исеме кушканнар. Күз күрүен саклау өчен аңа операция кичерергә туры килгән. Соңыннан әнисе белән кызын Казанда республика балалар хастаханәсенә алып килгәннәр. Аларны 30 июньдә генә өйләренә чыгарганнар.

  • Кама Перинаталь үзәгендә экстремаль аз авырлыкта булган баланы исән килеш икенче тапкыр саклап калалар инде. 2015 елда биредә 480 граммлы Амалияне коткарганнар иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев