Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмияда Мәүлид бәйрәме

Һиҗри календарь буенча 9нчы ноябрьдән башланган Мәүлид ае 7 декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге ай Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең тормышы, аның дөньяга килү көне белән бәйле. 19 ноябрьдә исә барча мөселманнар Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Башка еллардагы кебек быел да районыбызның бик күп мәчетләрендә мәүлид ашлары үткәрелде. Бу атнада шундый күркәм чараларның берсе Калмия китапханәдә дә оештырылды.Мәүлид бәйрәменә Калмия авылы абыстае Мәрҗәм апа Хаҗиева да,Тукай районы мөслимәләр җәмгыятенең җитәкчесе Шарипова Фәридә апа Харрас кызы да чакырылды.
Мәҗлес үткәрүнең максаты Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен искә төшерүне, аның күркәм әхлакый үрнәген өлге итеп алуны, рухыбызны тәрбияләү һәм ныгыту иде. Аллаһ Рәсүлебезгә салаватлар әйтү, Коръән аятьләрен уку, мөнәҗәтләр әйтү, вәгазьләр сөйләү–мәҗлес буена дәвам итте.Мәүлид кичәсендә Коръән сүрәләрен укыган Тукай районының мөслимәләр җәмгыятенең җитәкчесе Шарипова Фәридә Харрас кызына, матур итеп салаватлар әйткән Малтабар авылыннан Гөлнур апага, пәйгамбәребезнең тормышын бәян иткән абыстаебыз Мәрҗәм апага, Гөлшат апа Галиевага, Нәҗибә апа Сәхипгараевага, изге бер моң белән мөнәҗәтләр әйткән авылыбызның абыстае Мәрҗәм апа Хаҗиевага бик зур рәхмәтләр әйтәсе килә. 
Мәүлид аенда догалар уку, тыңлау, салаватлар әйтү Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә, иманыбызны тагын да ныгыта. Калмия китапханәсендә оештырылган әлеге бәйрәм кичәсе дә шуның бер мисалы иде. Мәҗлеснең мул итеп әзерләнгән, сый-нигъмәтле табын артында узуы күңелләргә гыйлемгә омтылыш, яктылык нурын иңдерде. Сүнмәсен иде бу нур, Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә изге ниятләребезне тормышка ашырырга, эшләребезне уң итәргә ярдәм бирсен. Барчабызга да гамәл-гыйбадәт кылып яшәргә - намаз уку, мәчетләргә йөрү, вәгазьләр тыңлау һәм ике дөнья бәхетенә илтүче гыйлемне өйрәнергә насыйп итсен.


Калмия китапханә җитәкчесе Галиәхмәтова Энҗе Рафик кызы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев