Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Калмия дә бәйрәмгә әзерләнә

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Бар кеше бәйрәмгә әзерләнә. Әйтик, бу көннәрдә Калмия авылында да 4 метрлы чыршыны бизиләр.

– Ел саен Яңа ел бәйрәменә чыршы яки нарат бүләк итегез әле дип, авыл халкына мөрәҗәгать итәбез. Шөкер, кире какканнары юк, өченче ел Флүрә апа Корбанова, узган ел Рәмзия апа Нуруллина, ә быел менә Фәридә апа Әдиятова үз ихатасыннан чыршысын бирде, – дип сөйли Калмия авылының мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхипҗанова. 
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм алиһәсен бизи, кар сыннарын ясый. «Чыршы тирәсендә эт, кабан, Кыш бабай, Кар кызы сыннары булачак. Шулай ук балалар өчен бүген тау ясарга исәп», – ди калмиялеләр.

Фотоны Ләйсирә Сәхипҗанова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев