Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кала фатирында килен сандыгына урын бармы?

6 август көнне Саба районындагы Явлаштау авылы халкы һәм "Ак калфак" оешмасы вәкилләре "Килен төшерү" йоласын күрсәтте.

Кыз кеше туй көнендә энә күзе аша үтә. Яшь кәләшнең килен булып төшүен карап калу – борынгыдан килгән гадәт. Элек булачак киленнәрне кыйммәт­ле машинага утыртып, урамнан выжт итеп кенә алып китмәгәннәр. Атлар җигеп, бөтен авылны шаулатып килен төшерүләрне сагынып искә алырга гына калды.

Саба районындагы Явлаштау авылы халкы исә шушы йоланы кабат тергезеп җибәрергә булган. 6 августта авыл халкы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика оешмасы вәкилләре, Саба китап­ханә­челәре, Мамадыштан килгән “Ак калфак”лылар шушы авыл яшь­ләрен “өйләндерде”. “Килен төшү” йоласыннан авылдагы бер генә кеше дә читтә калмаган. Оештыручылар – Явлаштау авылы мәдәният йорты мөдире Гәүһәрия Әхмәтҗа­нова, китапханәче Тәгъзи­мә Галиева һәм авылда эшләп килүче “Ак калфак” оешмасына йөргән ханымнар. Ни өчен туй итәргә булганнармы? Баксаң, килен төшү йоласында бөтен нәрсәне дә күрсәтеп була икән: гореф-гадәтләрне, татар халкының җыр­ла­рын, биюләрен дә, аш-суга да урын бар.

Йоланың төп каһарманнары – Зиннәт һәм Мәрьям исемле егет белән кыз. Әлбәттә, тамаша театральләштерелгән иде, исемнәр дә борынгырак булсын дип, махсус сайланган. Әмма уен булса да, нәтиҗәсе нинди: шушы йоланы куюда катнашкан яшьләрнең дә элеккегечә туй итәсе килә икән бит! Егетләрнең сөйгән кызларын кәттә машинага утыртып түгел, елгыр ат җигеп алып кайтырга теләге туган. Кызлар да шул хакта хыяллана. Алга киткән заманда яшибез, искелек калдыгы димиләр, ярый гореф-гадәтләребез яши икән әле.

Йоланы берничә күренешкә бү­леп тәкъдим иттеләр. Иң элек шушы авыл фельдшеры Илсияр Гыйль­метдинова елгыр пешереп күрсәтте. Елгыр сирәк пешерелә торган камыр ризыгы санала икән. Килен йортында исә кәләш белән аның дус кызлары кайнаша торды. Кияү егетен көтәләр, бирнә сандыгына салынган байлыкларны барлыйлар. Анда исә – кулдан чигелгән сөлгеләр. Кунак­ларга да сөлге чиктереп карадылар, осталыкларын тикшерделәр. Шул арада кызның энекәше шатлык­лы хәбәр җиткерде: Түбән Очтан җигүле атка утырган Зиннәт килә! Әмма аны килен йортының ишегалдыннан ук “җәзаларга” тотыналар: кыз белән күрешкәнче утын ярып күрсәтә егет, кызның иптәшләре яхшы гына сатулаша, төртмәле такмак­лар әйтешәләр. Егет исә булачак кай­нешеннән апасын “сатып ала”: бүләккә пәке бирә.

Арбага иң элек кызның сандыгын алып чыгалар, шуның өстенә яшь парлар утыра. Кияү белән кә­ләш урам буйлап барганда, юлларына авылның акъәбисе чыгып, бодай сибә. Гаиләгә бәхет, бәрәкәт, күп балалар теләве икән. Бу гадәт исә театральләштерелгән күренеш­тә генә яшәми: Сәүдә әбекәй авылга төшкән һәр парның юлына шулай бодай сибә. Юлларында икмәк, башка ризыклар тотып чыгучылар да очрый. Димәк, килен-кияүнең мул тормышта яшәүләрен бөтен авыл тели.

Кызны кияү йортында җылы каршы алалар. Кәләш булачак каенанасының иңнәренә шәл яба, каенатасына түбәтәй бүләк итә. Йоласына китереп, кызны ак мендәргә бастыралар, бал-май белән сыйлыйлар. “Мендәрне үз кулың белән алмасаң, уңган килен түгелсең”, – диләр яшь кызга. Беренче сынаулары бу. Аны булачак килен җиңел генә уза. Киләсе бирем – токмач кисү. Монда инде киленгә карата игътибар аеруча арта: җәеме юкамы, пычагын артка йөртәме, алга шуыштырамы, токмачы нечкәме... Килен кискән токмачтан пешкән аш белән бөтен халыкны сыйлыйлар. Менә шулай төшә икән ул чын татар киленнәре!

Замана яшьләренең барысы да бер фикердә түгел анысы. Казаннан Айсылу үз туен, аз булса да, татарча традицияләрне саклап үткәрергә хыяллана. “Егет ягыннан яучы килүе ошар иде миңа. Туйның рәсми бер өлеше булыр иде ул”, – дип фикере белән уртаклашты Айсылу. Әмма кызны өйдән атка утыртып алып китүгә каршы. Ул никахта бирелә торган мал, мәһәрләрне дә кирәкле йолага саный.

Айгөл Абдрахманованың исә татар йолаларын кулланып никах һәм туй уздыру – күптәнге хыялы. “Никахта мин калфактан булырга телим. Үзебезчә камзул, бала итәк­ле күлмәк кияр идем. Ә туйга кил­гәндә, ул очракта аерым таләпләре барлыгын да беләм. Мәсәлән, килен төшкәч, каенана белән кыз бергә камыр ризыгы пешерергә тиеш”, – дип фикерләре белән бүлеш­те Айгөл. Ә бирнә сандыгына Айгөлнең үз карашы. “Мин бөтен нәрсәне дә продуктив куллану яклы. Сандык кулланылмаячак, тик торачак. Шәһәр фатирында сандык сәер күренәчәк. Ә менә комод бүген бик кулай булыр иде. Аны матур итеп, милли бизәкләр төшереп эшләргә мөмкин”, – диде ул. Бирнәсе дә әкренләп тула икән инде Айгөлнең. Үзе чиккән яулыклары да, сөл­геләре дә бар.

Егетләр арасында да шундый хыялыйлар юк түгел. “Бөтен җир­дә Сабадагы кебек булмаса да, без дә йоласына туры китереп туй үткәр­гән идек. Кыз сорарга барганда да, туйда да йолаларның ислам дине­нә каршы килми торганнарын үтәдек”, – дип искә ала Кайбычтан Рушан Сайранов. Шәм яндырып, гаилә учагын тергезү, шампан шәрабы аттыру, бокаллар вату кебек мә­җүси­лектән, христиан ди­неннән кергән йолаларны куллану дөрес күренеш түгел, ди ул. “Болар барысы да үзебезнең йолаларны бел­мәгәнлектән кулланган нәр­сәләр бит. Алар урынына үзе­безнең матур йолаларны искә тө­шерергә кирәк. Динебез буенча без башкаларга үрнәк булырга тиеш, ә хәзер киресе күзәтелә”, – ди Рушан.

Күпчелек тамадалар да туй мәҗлесләрендә татар гадәтләрен кайтарырга тырыша. Мәсәлән, каз, чәкчәк кебек күчтәнәчләрне милли күлмәк кигереп, яулык бәйләтеп чыгаралар. Шулай ук кунакларны кодагыйлар белән такмаклар әйттереп таныштыралар. Туй вакытында кыз урлау күренеше әле дә бар. Бүген туй күлмәкләре дә миллиләнә, хәләл туйлар да уздыра башладылар, бусы – матур кү­ренеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев