Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каешыңны тагып йөр!

20-22 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә «Куркынычсызлык каешы» дип аталган оператив-профилактик чара үтә. Әлеге чарага район ЮХИДИ бүлеге дә кушыла. 

Бу көннәрдә ЮХИДИ инспекторлары куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләргә карата игътибарны аерата көчәйтәчәк. Транспорт куркынычсызлыгы үзәге тикшерүләреннән күренгәнчә, куркынычсызлык каешы алгы утыргычта баручыларны юл һәлакәтләрендә 50 процентка, арткы утыргычта баручы пассажирларны 25 процентка үлемнәрдән һәм имгәнүләрдән саклый. Машина әйләнеп капланганда исә исән калу мөмкинлеге 5 тапкырга арта. 
РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.6 статьясы нигезендә, куркынычсызлык каешын такмаучы 1000 сум күләмендә штрафка тартыла. 
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрдән һәм пассажирлардан юл йөрү кагыйдәләренә җитди карауларын сорыйлар. Һава торышы үзгәреп торган бүгенге шартларда бу аеруча мөһим.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев