Кадрларны үзебездә әзерлибез
Районда Яр Чаллы Автомеханика техникумының филиалы – техник кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылачак.
Аны Борды урта мәктәбе базасында оештыру планлаштырыла. Район башлыгы Фаил Камаев сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү кискен тора. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы проектны хуплады. Инициативаны ТР Президенты да яклады. Аны 2020 елга тормышка ашыру күздә тотыла. Ресурс үзәген булдыру һәм җиһазлау дәүләт – шәхси партнерлык кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев