Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле әниләребез!

Җир йөзендә шушы кешеләрдән дә зуррак, кадерлерәк затлар бар микән?! Әле якты дөньяга аваз салганчы ук алар безнең йөрәк тибешебезне тоеп, ләззәт тапкан, нарасыеның киләчәген күзаллап ут йоткан Аналар бит алар. Әниләргә карата күпме җырлар, шигырьләр, әдәби әсәрләр, картиналар иҗат ителгән, ләкин һаман аз. Һәрберебезнең күңеле тулы рәхмәт хисләре.

Әниләр көне уңаеннан мин «Гигант» хуҗалыгында эшләүче барлык әниләрне, хезмәткәрләребезнең әниләрен һәм дә Тукай районда яшәүче барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрик итәм. Алга таба да балаларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәсәгез иде, аяк-кулларыгыз сызлаусыз булып, тән һәм җан сихәтендә гомер итсәгез иде. Безне һәрвакыт матур сүзләрегез, төпле киңәшләрегез, якты карашыгыз һәм ихлас догаларыгыз белән сөендереп, рухландырып торсагыз иде!. Әниләр исән булганда без барыбыз да – балалар, аларның яннарында гына утырсаң да, күңелгә тылсымлы ял була. Алар безгә киләчәккә канат бирүче, тормышның матурлыгын күрә белергә өйрәтүче изге зат. Һәрбер әни күз карасы кебек карап үстергән сабыйның кадерен белеп, рәхмәтен ишетеп, кадер-хөрмәттә яшәсен иде! Әниле кеше бик бәхетле ул. Җир йөзендә һәр сабыйга «әни» дип дәшәргә, әни назын тоеп яшәргә язсын!
Әниләребез, бәйрәмегез котлы булсын, озын гомерләр насыйп булсын сезгә!

Ихтирам-хөрмәт белән, «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев