Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабартма

3 чәй калагы шикәрне дүрттән бер стакан кайнар суда җебетәм. Су бераз җылы хәлгә килгәч, 3 чәй калагы коры дрожжи салам. Эреп беткәче яхшылап болгатам. Аннары 2 чәй калагы шикәр, 2 стакан җылы сөт, 6 стакан он, 1,5 чәй калагы тоз, 2 йомырка, 2 аш калагы майонез кушам. Барысын да болгатып, 5 минутка калдырам. 

Шуннан соң камырны кул белән изәм, савытны сөлге белән каплап 1 сәгатькә куям. Ул вакытта камыр күтәрелә. Шуннан соң аны якынча 0,5 сантиметр калынлыгында җәям. Стакан белән кабартмалар кисәм һәм кайнарланган үсемлек маена салып пешерәм. 
Ингредиентлар кушу эзлеклелеген саклагыз. Рецептны бозмаганда камыр яхшы кабара һәм йомшак була.  
Зөһрә Вәлитова. 
Яр Чаллы шәһәре.
/ Зөһрә Вәлитова фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев