Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Изге нияттән чыккан низаг, яки Иштирәклеләрне ни борчый?

Иштирәк авылында яшәүче Дмитрий Максименко, редакциягә шалтыратып, зиратта үсеп утыручы яшь наратларны чабып чыкканнар, дип хәбәр итте. Ул бу гамәлнең җәмәгатьчелек тарафыннан, хокукый һәм әхлакый яктан бәяләнүен тели.

Без килгәндә, авылның «кыргыз очы» дип йөртелә торган югары очында байтак кеше җыелган иде. Максименколарның йортлары зират каршында. Мәңгелек йортта Дмитрий Николаевичның хатыны ягыннан туганнары җирләнгән. 
Зиратка яшь нарат агачларын биш ел элек Максименколарның күршесе Айрат Имаметдинов утыртып чыккан булган. Ул гаиләсе белән Иштирәккә җәй көннәрендә кайтып яши. Ишегалларын гөлбакча итеп тота Айрат. Үз ихатасы белән генә чикләнми әле ул, тирә-юньнең чиста, матур булуы өчен дә көче җиткән кадәр тырыша. Айрат та, Дмитрий да 24 төп наратның ныгып өлгермәгән нәзек кәүсәләре кыеп төшерелгәнен күреп гаҗәпләнмичә һәм ачуланмыйча түзә алмыйлар. 
Авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина, әлбәттә, бу вакыйгалардан хәбәрдар. «Зиратларны корыган, карт агачлардан, куе булып үскән куаклардан чистартып торабыз. Авыл кешеләре өмәгә җыела. Ел саен көчебез җиткән кадәр эшлибез. Быел да авылның ике зиратын да чистарту планга кертелде. Тик, кызганыч, югары оч зиратындагы яшь агачларны утырту турында да, кисү турында да сөйләшергә-килешергә дип мөрәҗәгать итүче булмады», – ди Гөлнара Сәүбәновна. 
Әлеге зират өчен җаваплы кеше Зөфәр Әхмәтҗанов ул наратларны үзе чабуын яшерми. Аның да үз авылында тәртип булсын өчен җан атып йөрүе. «Зиратка биек булып үсә торган агачлар утыртырга ярамый. Район буенча кертелгән кагыйдә бар. Ул кагыйдә зират капкасы янындагы мәгълүмат тактасында да язылган, аны һәркем белергә тиеш. Берничә елдан әлеге наратларны барыбер кисәргә туры килер иде», – дип аңлата Зөфәр Нурмөхәммәт улы. «Бәлки башта күршеләрегез белән сөйләшергә кирәк булгандыр?» – дип кызыксынуыма ул: «Зират эченә агач утыртыр алдыннан алар да рөхсәт-мазар алуны кирәксенмәгән бит», – дип җаваплады. Дөрес, утыртучыга да, чабучыга да сөйләшергә кирәк булган, ул чагында каршылык та килеп чыкмаган булыр иде.
Әлеге низагка авыл кешеләре дә битараф түгел. Табигатьне, авылны яраткан Айрат Имаметдиновны мактап бетерә алмыйлар. Дмитрий Максименко да булган егет, ярдәмчел, өмәләрдә дә катнаша, диләр. «Наратларның зыяны булмас, киресенчә, тигез, яшел койма кебек булыр иде. Агачлар бигрәк кызганыч», – диләр Гөлнур Шәвәлиева, Роза Фәхриева һәм Гүзәлия Абдуллина. Авылдашлары Зөфәр Әхмәтҗановны да аңлыйлар, ашыгыбрак кискәнсең, халык белән киңәшергә, уртак фикергә килергә иде, диешәләр. Гөлнур ханым зират артында матур ясалма күл булганлыгын да искә алды. Аны да биш ел элек Дмитрий Максименко чишмә агымын буып ясаган. Күршесе Айрат белән су җыела торган урынны казып тирәнәйткәннәр. Ясалма күлдә балыклар, үрдәкләр, хәтта кондызлар да күренә башлаган булган. Айрат, үзе әйтүенчә, күл тирәсен кирәкмәгән агач-куаклардан арындырып торган. Наратлар, алмагачлар утырткан. Авыл кешеләре өчен матур ял итү урыны булдырган.
Быел буаның суын җибәргәннәр. Май бәйрәмнәреннән соң ук авылның хөрмәтле кешесе Кәүсәр ага Исмәгыйлев вафат булган. Мәетне гүргә иңдерер өчен, кабер казучылар башта аннан чиләкләп су түгәргә мәҗбүр булганнар. Беркемнең дә якын кешесен суга салып куясы килми бит. Мәрхүм белән саубуллашкач ук авылдашлары көрәкләрен алып буаны ерырга керешкәннәр. Күлдән зиратка су күтәрелә дигән зарларын кичекмәстән авыл җирлеге башлыгына җиткергәннәр. Моңа кадәр дә кабер казыганда су чыгуы турында күп сүз ишетергә туры килгәнгә, авыл җирлеге башлыгы буаны ердырырга карар иткән.
Айрат белән Дмитрий бу урынның чүплеккә әйләнүеннән куркалар. Шул ук вакытта су агымы буенча бераз түбәндәрәк тагын бер буа барлыкка килгән. Анысы нәкъ Зөфәр Әхмәтҗановның бакча башында булып чыкты. Утырткан агачларын чабып юк иткән кеше булмаса, Дмитрий белән Айратның моңа бәлки исе дә китмәс иде. Хәзер алар әлеге күлне аерым бер кешенең мәнфәгатьләре өчен, законсыз ясалган дип баралар.
Иштирәклеләр – эшкә уңган, зирәк акыллы халык. Авылларының матурлыгы, төзеклеге өчен җан ата торган кешеләр яши биредә. Күршеләр генә булып яшәүче ир-егетләр арасында килеп чыккан әлеге низаг та зурга китмәс дип өметләнәбез, чөнки кылган гамәлләре изге нияттән. Тик шунысы бәхәссез: җаваплы эшкә алынганда уртак фикердә булырга һәм кагыйдәләрне үтәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев