Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитмештә дә ут уйната

Оргыды авылында олы хөрмәткә ия ветеран Мөсәвир Гәрәев яши. Җитмеш яшен тутырса да һаман сафта, тынгы белмәс, яшәү дәрте ташып торган шат күңелле кеше ул.

Без кечкенәдән күршеләр булып, бергә уйнап үстек. Мөсәвир дә, мин дә армия сафларында хезмәт итеп кайттык, чыныктык, ныгыдык. Миннән дүрт яшькә олырак булса да, аралашуда бу бер дә сизелми иде. Бергәләп күрше Сәмәкәй авылына йөреп укыдык, шук идек, шаян идек.
Оргыды авылы фермасында 60тан артык ат бар иде. Мөсәвир ат көтүчесе булып ялланды. Урамнан табуны белән ат көтүе яланга киткәндә бөтен кеше сокланып карап кала иде. Мөсәвир яшьтән эшне бик яратты, бозаулар да көтте. Без аның белән колхоз басуында чөгендер дә эшкәрттек. Әниләргә ул елларда гектар ярым җир бирәләр иде, без аларга булыша идек. Аннары көзен чөгендерне алып, сабакларын кисеп, зур йөк машинасының әрҗәсенә төяп озата идек. 
Мөсәвир сигезенче сыйныфны тәмамлау белән, Чаллыга китеп, механизаторлар әзерли торган училищега укырга керде. Техниканы бик ярата иде, шунда белем алып киң профильле механизатор таныклыгы алды. Оргыдыда бераз эшләгәннән соң, Яр Чаллыда барган гигант КАМАЗ төзелешенә китте. Мөсәвир ПРЗ заводы төзелешенә тракторчы булып эшкә урнашты. Бик тырышып эшләде, сурәте мактау тактасыннан төшмәде. 
Аннары Мөсәвирне Электротранспорт идарәсенә эшкә чакырдылар. Шушы оешмада ул егерме елдан артык хезмәт куйды. Мөсәвир Гәрәевның гаилә архивын ачып карасаң, анда бихисап мактау кәгазьләрен, рәхмәт хатларын күрәсең. Күп тапкырлар акчалата премияләр алуын да горурланып сөйли ул. Тырыш хезмәт җимешләре бу бүләкләр.
Мөсәвир дустым, кайда гына булмасын, туган җирен, туган авылын онытмады. Оргыдыга кайтып йөрде, әти-әнисенә булышты. Аны авылда гел нидер эшләгәндә очрата идем. Я утын яра, я яшелчә утырта, яки бәрәңге бакчасында эшли, печәннән кайта. Әтисе мәрхүм Мансур абый Бөек Ватан сугышы ветераны, авылның абруйлы кешесе иде. Әнисе Газизә апа гомер буена колхозда эшләде, тырыш, уңган булды. Бу мактаулы ветераннарны авыл халкы әле дә сагынып искә ала. 
Мөсәвир бүген дә Оргыдыны ташламый. Тормыш иптәше Миңниса, улы-килене белән авылга кайтып йөриләр. Биредә бакчаларына яшелчә, җиләк-җимеш утыртып, ел да мул уңыш алалар. Мөсәвир үзен һич тә картайдым дип әйтми әле – нигезендә яңа сарай төземәкче була, өйне дә ремонтлыйм дип йөри. Аңа бу эштә ике улы – Ирек белән Илдар ныклы терәк. Биш оныгы да кайтса, дөньялары тагы да түгәрәкләнә. Сеңлесе Нурия белән дә һәрчак аралашып яши. Нурия дә Чаллыда, ире Расих белән Оргыдыга кайтып йөриләр.
Дустым белән 2015 елдан башлап бергәләп авылдашлар бәйрәмен уздырабыз. Ул минем оештыру эшләрендә зур ярдәмчем. 
Мөсәвир Гәрәев Оргыды авылы ветераннар советы җитәкчесе дә. Ул өлкән яшьтәге кешеләр белән уртак тел табып яши, авылда төрле чаралар үткәрә.
Мәүлетҗан Хисамиев. 
Оргыды авылы.
/ Мирһади Разов фотосы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев