Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитәкчеләр спартакиадасы үтә

23 февраль көнне Яңа поселогындагы спорт мәктәбе базасында Тукай районы җитәкчеләренең II Спартакиадасы узачак. Ярышларда авыл җирлекләре башлыклары, район территориясендә урнашкан бюджет һәм коммерция оешмалары һәм предприятиеләре директорлары, район башкарма комитеты бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре катнаша.

Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында түбәндәге спорт төрләре буенча ярышлар оештырыла: чаңгыда узышу, шашка, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату, кул көрәше. Аерым командалар волейбол уйнауда да ярышачаклар. Һәр катнашучы ким дигәндә өч спорт төрендә ярышырга тиеш, чаңгыда бар кешенең дә катнашуы мәҗбүри. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм мактау грамоталары биреләчәк.
Спартакиадада катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать 8дә башлана, ә ярышлар 9да старт алачак.
Кызыксындырган сорауларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә 70-12-46 телефон номерына шалтыратып бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев