Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иҗтимагый Совет яңа составта җыелды

Агымдагы елда Тукай муниципаль районы иҗтимагый Советы үз эшен активлаштырып җибәрде. Инде берничә утырыш үткәрелгән иде. Ләкин эшчәнлекне тулы куәтенә алып бару өчен аның составындагы кешеләр санын арттыру кирәклеге көн кадагына басты. Шулай итеп, әлеге сорау район депутатлары хөкеменә чыгарылды һәм сессия утырышында аның составы 15 кешедән торырга тиеш дигән карар кабул ителде.

Узган атнада иҗтимагый Совет яңа составында үзенең беренче утырышын уздырды. Әлеге составка иҗтимагый оешма җитәкчеләре, шулай ук руханилар, район тормышының төрле өлкәләреннән вәкилләр керде. Тулы исемлек белән газета сайтында таныша аласыз.
Иҗтимагый Советның рәисен һәм сәркатибен сайлау буенча утырышта район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов чыгыш ясады. Шулай итеп, рәис вазифасына Файсал Гыйлаев, ә сәркатип итеп Гөлназ Шакирова билгеләнде. Совет составына кергән кешеләр эш төркемнәренә бүленеп, киләчәктә эшчәнлекне төп шушы юнәлешләрдә алып барачак. Иҗтимагый берләшмәләр буенча төркем, мәсәлән, райондагы барлык шушындый берләшмәләрне барлап, аларның эшчәнлегенә күзәтчелек итү, сораулар килеп чыкканда ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. Коммерцияле булмаган оешмалар белән эшләү төркеме, исеменнән үк күренгәнчә, әлеге оешмаларның эшчәнлеген тагын да җанландырып җибәрү, аларга төрле грантлар алу программаларында методик һәм практик яктан ярдәм итү белән мәшгуль булачак. Ә эшчәнлек сыйфатын бәйсез бәяләү төркеме райондагы төрле оешма, хезмәтләрнең эшчәнлеген тикшерәчәк, халык арасында сораштыру үткәреп, махсус әзерләнгән анкеталар ярдәмендә үз бәяләмәсен бирәчәк һәм алдагы эшчәнлеккә киңәшләрен, кайсы өлкәгә ныграк игътибар бирү кирәклеген әйтәчәк.
Агымдагы елда пассажирлар йөртү оешмасы һәм фельдшерлык-акушерлык пунктларының эшчәнлекләре бәяләнәчәк. Хәзерге вакытта иҗтимагый совет әгъзалары шушы юнәлештә эзлекле эш планын әзерләү белән мәшгуль. Киләсе утырышта, ә ул икенче атнага планлаштырылган, шушы мәсьәлә беренчеләрдән булып каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы иҗтимагый Совет