Иштирәктә – Шәҗәрәләр бәйрәме
Тукай районы оешуның 45 еллыгын каршылап, тарихыбызны барлау, буыннар чылбырын ялгау өчен, авылларның тарихларын өйрәнү һәм шәҗәрәләрен булдыру планлаштырылган иде. Аларны халыкка җиткерү, күрсәтү өчен кичәләр үткәреләчәк. «Шәҗәрәләр кичәсе»нең беренчесе Иштирәк авылы мәдәният йортында узды.
Сәхнәдә – вакыйгалар агышы
Залда талгын гына моңлы көй яңгырый. Ак яулыгын иңнәренә төшереп бәйләгән әбекәйнең кулындагы бәйләм энәләре җептән күзләр тезә, ә уйлары кайдадыр тирәндә. Шул арада аның янына оныгы килеп елыша һәм, әбисенең күңел халәтен аңлагандай, серләрен ачарга теләгәндәй, бер-бер артлы сораулар яудыра башлый. Туган авылының үткәне белән кызыксына кызчык. Әбисенең сөйләгәннәрен ул йотлыгып тыңлый, хәтеренә сеңдерә бара...
Иштирәкнең шәҗәрәсе – үзенчәлекле бай тарихы тамашачы өчен әнә шулай кызыклы итеп тәкъдим ителде. Борынгы авылның тулы тарих елъязмасын, булдыклы зирәк халкы турында барлык мәгълүматны «Шәҗәрәләр кичәсе»нә сыйдырып бетерү мөмкин дә түгелдер, шулай да кичәне әзерләүчеләр төрле чорларны күрсәтү җаен тапканнар: вакыйгалар агышы алып баручының сүзләрендә генә түгел, экрандагы фотосурәтләрдә дә чагылды, сәхнәдәге чыгышларда да гәүдәләнде.
Сәхнә сценарийга туры китереп алдан бизәлгән иде. Һәвәскәр артистлар – өлкәннәр (Гөлсинә Жиляева, Айза Нургалиева, Илдус Закиров, Радик Туктаров, Гүзәл Һадиева) һәм балалар (Рамил Латыйпов, Марсель Алешин, Ислам Баянов, Зәлия Закирова, Алсу Нургалиева, Айзилә Зәйнетдинова, Фатыйма Закирова, Мөхәммәд-Әбделмалик Ямилев, Солтан Һадиев, Рамазан Туктаров, Мәликә Исмәгыйлева) театраль күренешләрне бик оста башкардылар. Шушы урында әлеге чарага балаларны җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтәргә кирәктер. Тарихи материалны үсеп килүче буынга тапшыру, яшьләрнең хәтерләренә сеңдерү өчен бик отышлы юлны сайлаган иштирәклеләр.
Тарих эзләреннән
Иштирәклеләрнең бабалары бу җирләргә көчләп чукындырудан качып килгән дип санала. Елъязмаларда авыл Бахтеева Пустошь һәм Алансу атамалары белән 1600 еллардан күренә башлый.
1736 елда авылга Кара-Калпактан дүрт кыргыз гаиләсе күченеп килә. Кыргызлар югары очта яшәп китәләр, үз тормышларын корып, үз эшләрен ачып җибәрәләр. Һәр хуҗалыкның атлары, бияләре була, кымыз ясау белән шөгыльләнәләр. Кыргыз-Каракалпак белән Иштирәк озак еллар ике авыл булып яшиләр, бер-берсе белән аралашмыйлар, алар арасында кыз бирү һәм өйләнү йолалары да булмый. Совет хакимияте урнашкач та авыл советлары аерым яши, алар бары 1930 елда гына берләштерелә. Республикада һәм якын-тирәдә беренче булып биредә «Трактор» колхозы оеша.
Сүз уңаеннан: шул ук исем белән 1930 елда район газетасы чыга башлый, газетаның редакторы булып язучы Нур Баян эшли.
Бөек Ватан сугышы баш-
лангач, Иштирәк җирлегеннән 399 ир-егет фронтка китә, аларның яртысы – 204 кеше – яу кырында мәңгегә ятып кала. Иштирәкнең батыр улы Кәлимулла Якуповка фронтта дошманга каршы үз-үзен аямыйча көрәшкәне өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Кичәдә аның балачагыннан тетрәндергеч бер вакыйганы чагылдырган күренеш тәкъдим ителде, ул берәүне дә битараф калдырмагандыр.
Халыкның тормыш-көнкүреше борынгыдан табигать белән бәйле була килгән. Иштирәкнең табигате бай, иң матур урыннарының берсе – горур басып торучы Керәч тау. Күп еллар дәвамында авыл халкы бу тау балчыгын кирпеч сугуда, ташын – таш катыгы кайнатуда, амбарлар, базлар төзүдә файдаланган. 19нчы гасырда биредә хәтта бакыр эретү заводы эшләгән. «Шәҗәрәләр кичәсе»ндә Керәч тау ташыннан «таш катыгы ясау» күренеше тәкъдим ителде.
Әлбәттә, Иштирәкнең оста һөнәрчеләре, хезмәт батырлары да искә алынды. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык, итек басу кебек кәсепләр белән шөгыльләнгәннәр. 1870 елгы чыганакларга караганда, авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне булган.
Хатын-кызлар кышкы озын кичләрдә кул эшләре тоткан. Күргәзмәдә Дамира Нургалиева яратып башкарган чигү үрнәкләре күрсәтелгән иде. Шунысы мөһим: аның чигү алымын бүгенге көндә килене, оныклары дәвам итә икән.
Тыныч тормышта
1970 елны Иштирәк авылында «Бүләк» совхозы оеша. 1972 елда җиләк-җимеш совхозына директор итеп 32 яшьлек Самат Закировны билгеләп куялар. Кешелекле, максатчан ир авыл халкына бик ошый. Совхоз әкренләп, алдынгылар рәтенә баса. Яңа техника, нәселле терлекләр, яңа сортлы бөртекле культуралар кайтартыла. Җитәкче башы-аягы белән эшкә чума. Иң әһәмиятлесе, ул эшен бик ярата, зур планнар белән яши. Авылда яңа йортлар, балалар бакчасы, мәктәп, сәүдә үзәге, мәдәният йорты, авыл советы, гараж, терлекчелек комплексы, бөтен шартлары булган ындыр табагы төзелә, юллар салына. Авылга җан керә. Чаллы шәһәренә яңа юл салынгач, эшләр тагын да җайлана. Җиләк-җимеш совхозы булса да, иген үстерү, терлекчелек тармагы да уңышлы эшли. Тырышлыклары өчен эш кешесе лаеклы хезмәт хакы ала. Иштирәкнең кайчандыр Самат Закиров яшәгән урамы бүгенге көндә аның исемен йөртә.
Беренче булса да – төерсез
Беренче коймак төерле була, диләр, әмма Иштирәкнең «Шәҗәрәләр кичәсе», районда беренче итеп уздырылса да, уңышлы килеп чыкты. Китапханә, мәдәният йорты, авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре, активистлар тырышлыгы белән әзерләнгән әлеге бай эчтәлекле чара матур, җылы тәэсир калдырды. Моны районның үзәкләштерелгән китапханәләр үзәге җитәкчесе Айгөл Мөхәммәтҗанова да билгеләп үтте. «Без үткәнебезне онытырга тиеш түгел. Авылларыбызның тарихы, шул тарихны бар иткән күркәм кешеләребезнең исемнәре киләчәк буыннарга тапшырыла килсен», – диде ул «Шәҗәрәләр кичәсе»нең әһәмиятен билгеләп һәм Тукай районының 45 еллыгы кысаларында оештырыла торган чараларның нигездә шундый максатны күздә тотуын искәртеп. «Шәҗәрәләр дәвамлы булсын, нәсел агачларыбыз мәңге яшел калсын», – дигән теләкләрен дә җиткерде Айгөл Хәбибҗановна.
Иштирәк – Хөсәен Җәгъфәр, Җәмилә Әхтәмова, Рафис Сәлимҗанов, Илдус Илдарханов кебек каләм осталарын биргән авыл. Кичәдә Хөсәен Җәгъфәрнең үз туган җиренә багышланган шигыре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев