Ишегалды тулы казларым
Авылларда гөрләп каз өмәләре бара. Күзкәй авылында яшәүче Каюмовларда да кызу урак өсте. Алар быел 200дән артык кош-корт үстергәннәр. Без килгәндә хуҗабикә ярминкәгә каз әзерли иде. Саҗидә апаның үз сатып алучылары бар. Аның казлары, үрдәкләре, тавыклары быел бәйрәм табыннарын бизәячәк.
– Мин 38 ел Күзкәй авылы мәктәбендә биология hәм хезмәт фәннәрен укыттым. Балаларны hәм эшемне ярата идем. Күңел биреп эшләдем. Бүгенге көндә мин лаеклы ялда, – дип таныштырды үзе белән 70 яшьлек Саҗидә апа Каюмова.
Саҗидә апаны бер дә 70 яшьлек дип әйтмәссең! Табигатьтән килгән матурлыгы бар, нурлы йөзе үзенә тартып тора. Бүгенге көндә дә тормыш иптәше Наил абый белән үзләренә шөгыль табып, җир җимертеп дөнья көтәләр. Ишегалды тулы казлары, үрдәкләре, тавыклары.
Иң беренче пар казларын Каюмовларга туй көнендә бүләк иткән булганнар. Шуннан бирле бер елны да каз асрамый калганнары юк.
– Үзем мәктәпкә эшкә бара идем, ә казларым бәбкәләре белән артымнан иярә. Мин эшлим, алар мәктәп ишегалдында йөриләр, – дип искә ала Саҗидә апа ул чакларны.
2002 елда, Саҗидә апа лаеклы ялга чыккач, Каюмовлар гаиләсе шәхси ихаталарында мөгезле эре терлекләр белән беррәттән, ел саен күпләп кош-корт үстерә, моның белән җитди шөгыльләнә башлый. Менә быел да Каюмовлар ишегалды Линда токымлы каз бәбкәләре белән тулы.
– Кош-корт асрарга бар уңайлыкларыбыз да бар. Казлар – алар артык мәшәкатьләр тудырмыйча үсә торган кошлар. Җәен көндезге сәгатьләрен бакча артында үткәреп, бәбкә үләне ашыйлар. Туклыклы азык бөртекләреннән кукуруз, борчак, арпа, бодай да бирәм. Шулай көзгә суярлык булып өлгерәләр, – дип сөйли Саҗидә апа.
Кош-кортны карап үстерү күбрәк Саҗидә апа өстендә, эре малларны Наил абый карый.
– Суяр алдыннан казларның канаты астындагы май катламы булуын тикшерәм. Әгәр дә ул аш кашыгы чаклы булса, димәк, каз өлгергән, – дип сөйли Наил Галимович үзенең гаилә вазифасы турында.
Хуҗалар авылда гаилә дуслары, туганнары белән каз өмәсен дә үткәрә.
– Без татар халкы − эшкә бик уңган халык. Әби-бабаларыбыз элек-электән үк күпләп каз асраган. Көзге айларда авыл халкы каз өмәләренә җыела торган булган, бу хәзер дә шулай. Бала чактагы бу өмәләр әле hаман да күңелемдә саклана. Колакка кереп калганы шул: казны пешекләгәндә hәрбер чистартылган кош өчен чиста су кулланырга, шулай ук пешекләгәндә ике чиләк кайнар суга бер аш калагы чәй содасы салырга кирәк. Шулай эшләгәндә мамык та тиз йолкына, мендәр ясаганда кабарып та тора, – дип киңәш бирә Саҗидә ханым.
Наил ага да сүзгә кушылып Саҗидә апаның уңганлыгын, каз эшкәртүдә осталыгын билгеләп үтә: «Дүрт казны өч сәгатьтә чистарта да куя минем Саҗидәм», – ди ул.
Эшкәртелгән hәрбер казны чиста киҗе-мамык тукыма белән корыталар, махсус суыткычта саклыйлар.
– Һәр атна саен район ярминкәләрендә үзебез кадерләп үстергән кош-корт ите белән сату итәбез. Май аенда 200 сумга сатып алынган бер көнлек бәбкәне үстереп, декабрьдә дүрт килолы каз 1500 сумнан үтә. Мисал өчен, бер сезонда 200 бәбкәне үстерер өчен 30 центнер бодай китте. Бодайның капчыгы да 400 сум тора, чыгымнар да җитәрлек. Шөкер, миңа ышаныч белдергән даими сатып алучыларым да бар. Киләсе елда тагын да ишлерәк санда кош-корт үрчетергә иде, – дигән теләктә калды Каюмовлар безне озатканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев