Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ишегалды шундый була

«Татарстан» совхозы поселогында авыл җирлеге башлыкларының чираттагы семинары узды. Ул «Безнең ишегалды» программасына багышланды. Семинарда катнашучылар район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров җитәкчелегендә поселокта башкарылган эшләрне карадылар, фикер алыштылар. «Программа күп фатирлы йортлары булган авыл җирлекләренең һәркайсына кагылачак, шуңа күрә тәҗрибә алмашу файдалы булыр», – диде Рөстәм Илдусович. 

Тукай районында әлеге проект кысаларында 85 күпфатирлы йорт территориясен төзекләндерү каралган. Князево – республика программасына кергән өч җирлекнең берсе. Биредә барлыгы 62 күпфатирлы йорт бар. Программа кысаларында быел шушы җирлектәге «Татарстан» совхозы поселогында 29 йортның ишегаллары һәм тирә-ягы төзекләндерелде. 
Князево авыл җирлеге башлыгы Фәнис Камалов программаны гамәлгә ашыру мәшәкатьләре турында сөйләде, килеп чыккан каршылыклар һәм аларны җиңеп чыгудагы тәҗрибәсе белән уртаклашты. Иң беренче эш итеп поселокта территорияне планлаштыру проектына тәкъдимнәр кертү буенча халык белән очрашулар, онлайн-фикер алышу оештырылган. Фәнис Мөхәммәтфатыйхович әйтүенчә, планнар әзер булды дигәч тә, кешеләр теләген исәпкә алып, үзгәрешләр кертергә туры килгән әле. «Башлавы авыррак булды, чөнки халык бик үк аңлап та, кабул итеп тә бетермәде, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы. – Советлар чорында корылган, озак еллар кул тимәгән гараж, мунча, сарайлар төзекләндерү эшен башларга комачаулый иде. Барысыннан арынырга кирәк, ә кешеләргә алар кадерле. Яраксызга чыкканнары, ташландык хәлдәге, бөтенләй хуҗасыз калганнары бар. Металл корылмаларны крансыз, техникасыз сүтеп я булмаса күчереп куеп та булмый бит әле...» Ләкин, күз курка, кул эшли, дигәндәй, тәвәккәлләп тотынгач, кешеләр белән ипләп аңлаша торгач, «боз кузгалган» үзе. Агачларны кисү, иске коймаларны, сарайларны сүтеп алу кебек эшләр кешеләрнең ризалыгын алып башкарылган. 
Дөрес, авыл кешесенә мунчасы да, сарае да кирәк. Шуны истә тотып, корылмаларның территорияне планлаштыру проектына комачауламый торганнары үз урынында калган. Эстетик күренешен яхшыртыр өчен мунчаларның кайберләрен хуҗалары тышлап куйган яки койма белән әйләндереп алган. Ә гаражларны күчерү өчен аерым мәйданнар әзерләргә туры килгән, алар хәзер яңа урында рәт-рәт булып тезелешеп торалар.
Кызык, ләкин тротуар салуга каршы чыгучылар да булган икән. Күз алларына китерүе кыен булганмы? Бу очракта җирлек башлыгы кешеләрне үгетләп түгел, эш нәтиҗәсен үрнәк итеп күрсәтеп күндерергә карар иткән. Ә инде күрше урамда салынган уңайлы тротуарларны күргәч, моңа кадәр киреләнеп торучылар үзләре сорап планга өстәткәннәр. Проектны үзгәртер өчен шул чакта яңадан Казанга барып йөрергә туры килгән. Кемгәдер, әйтик, балалар мәйданчыгы бик кирәк, ә кемдер бөтенләй каршы чыккан. Ә корып куйгач, тәртип урнаштыргач, бар да канәгать. Нәтиҗәдә «Татарстан» совхозы поселогында барлыгы өч гектарга якын муниципаль җир чистартылып тәртипкә китерелгән, биш балалар мәйданчыгы корылган, быелгы программага кергән йортларның барысы өчен дә диярлек машина кую урыннары булдырылган. 
Семинарга җыелган җирлек башлыклары күпфатирлы йортларның ишегалларыннан узып, фикер алыштылар, Фәнис Мөхәммәтфа-тыйховичка сораулар бирделәр. Коллегалары үзара сөйләшкәндә аның эшен югары бәяләп: «Авыл җирлеге башлыгының тырышлыгы күренеп тора», – диештеләр. Ә Фәнис Мөхәммәтфатыйхович үзе поселок кешеләренә, бигрәк тә йортларның җаваплы кешеләренә һәм программаны аңлап, баштан ук берсүзсез яклап чыккан татарстанлыларга таянып эшләве турында сөйләде, аларга рәхмәтле булуын белдерде. 
Тукай районында, шул исәптән «Татарстан» совхозы поселогында да, күпфатирлы йортлар тирәсен төзекләндерү алга таба да дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә «Безнең ишегалды» программасы срокларын өч елдан биш елга кадәр озайту турында карар кабул ителде. Шуңа карамастан, төзекләндереләчәк ишегаллары саны һәм эш күләме үзгәрешсез калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев