Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исереккә “диңгез тубыктан” , нәтиҗәсе аяныч

28 июнь көнне Сәмәкәй авылы янында юл- транспорт вакыйгасы булды. 1981 елда туган Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, Хуҗәмәт авылы ягыннан Иске Абдул юнәлешендә хәрәкәт итеп, исерек хәлдә юл хәрәкәте иминлеген кагыйдәсенең  2.7, 9.1, 10.1 бүлекләрендә күрсәтелгән таләпләрне боза, тизлекне тиешледән арттыра, каршы юл полосасына чыгып, йөк машинасы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә,  аның пассажирының  сул кабыргасы сына, үпкәсе тишелеп кан җыелган дигән диагноз куела. Ул Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. 
Машина хуҗасының борын сөяге сына, эчендә тупас җәрәхәт, пневмоторакс, 3 бармагы  һәм сул кул чугы сына, телендә яра барлыкка килә,  аягы да яралана, аны да ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озаталар.
Татарстан ЮХИДИ искә төшерә, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр белән булган очракта 112 ашыгыч хезмәтләрнең бердәм телефон номерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X