Иртәгәсе көн өчен эшлиләр
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, быелга бурычларын барлый. Алдынгылар рәтендә йөргән «Гигант» һәм С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда узган җыелышларда район башлыгы Фаил Камаев катнашты. Бу коллективларны ул район икътисадын әйдәүчеләр дип атады.
«Сездәгедәй тәртип бер җирдә юк, – диде район башлыгы Фаил Камаев «Гигант» хуҗалыгында узган еллык хисап җыелышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сез үзегез өчен лаеклы тормышка ирешкәнсез. Һәр тармакта барысын да кешеләр хәл итә, димәк, эшли беләсез. Үз эшегездә сез профессорлар. Район күрсәткечләрен сез тәэмин итәсез», – дип, ул залда утыручы механизаторларга, терлекчеләргә рәхмәт белдерде.
Район башлыгы әйткәнчә, «алдынгылыкка ирешү җиңел түгел, әмма аны тотып тору тагын да авыррак» булса да, «Гигант» ҖЧҖ бирешми, Тукай районының уңышлы эшләүче төп хуҗалыкларыннан берсе булуын ел саен исбатлап тора.
Уңышның серен җитәкчеләр алга карап эшләүдә күрә. Чәчүгә, урып җыюга техниканы алдан әзерләп кую, машина-трактор паркын яңартып тору, төзекләндерү һәм төзелешне өзлексез дәвам итү – перспективага эшләү, нигездә, менә шулардан тора. Болар исә, «Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Имамов үз чыгышының башында ук билгеләп үткәнчә, хезмәткәрләрнең тырышлыгыннан башка мөмкин түгел.
Ирешелгәннәр һәм агымдагы елга планнар хуҗалык җитәкчесе җиткергән саннарда чагылды. 2019 елда җитештерү күләме 229,615 млн сум тәшкил иткән. Продукция сатудан 137,289 млн сум акча кергән. Рентабельлек 28 процент булган. Аны 2020 елда 32 процентка җиткерү планлаштырыла. Моның өчен бер сыердан елына 6500 литр сөт (2019 елда – 6171 литр) саву, 6500 тонна бөртекле ашлык җыеп алу, ит җитештерүдә 800 грамм тәүлеклек артымга ирешү таләп ителә.
«Киләчәккә карап эшләүче җитәкчеләр ел саен җыелышларда: «Узган ел техника алуга, төзелешкә акча күп тотылды, быел җиңелрәк булачак», – диләр. Тик алга бармый булдыра алмый алар», – диюче район башлыгы хаклы булып чыга, чөнки Риф Хәнифович та: «2019 елда күп тарттык, март аенда сафка басачак сыер саву объекты гына 30 млн сумга төште, быел зур суммалар тотып булмый», – дип башлаган сүзен: «2020 елда Дон-680 азык җыю комбайны (6,200 млн сумлык), сөтчелек өчен фотосепаратор агрегаты (4-4,5 млн сумлык) алуны, заманча җиһазлы азык үзәге төзүне планлаштырабыз», – дип дәвам итте. Соңгы елларда гына хуҗалыкта 2 комбайн, 2 мобиль культиватор, 2 буразна сызу агрегаты һ.б. төрле техника сатып алынган. Һәркайсы икешәр йөз баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы 3 ферма, 3 мең тоннага исәпләнгән бөртек саклау склады төзелгән. Фермалар тирәсендәге 6 мең квадрат метр мәйдан бетонланган, 500 метр юл салынган.
Сөт җитештерүне Риф Имамов эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше дип атады. Март аенда 500 башка исәпләнгән сыер саву комплексы сафка баса. Алга таба елына 8-9 мең тонна сөт бирә торган сыерлар кайтарту күздә тотыла. Ә кыйммәтле сыерлар асрау өчен йөз процент әзерлек кирәк. Шуңа күрә яңа төзелә торган заманча азык үзәгендә малларны ашатуга электрон күзәтчелек көйләнә – 8 млн сумлык җиһаз урнаштырыла.
Игенчелектә сөрүлек җирләрнең кимүе күзәтелә. Гомуми мәйданның (3615 га) чиреге генә дәүләт мөлкәтендә. Ташландык җирләрне үзләштерүгә күп көч куела. Туфракны ашлауга килгәндә, быел 460 тонна ашлама алынган, алга таба аны, дәүләт субсидиясе ярдәмендә, 700 тоннага җиткерү планлаштырылган.
Чәчүлек орлык әзерләп сату отышлы юнәлеш: узган ел 1200 тонна орлык әзерләнгән, аны сатудан 15-20 млн сум керем көтелә.
Җитештерүне җайга салу белән параллель рәвештә социаль юнәлештә дә нәтиҗәле эш алып барыла. Мисалга, 2019 елда белгечләр өчен 2 йорт җиткерелгән, быел да 2-5 йорт салу планы бар.
«2020 ел 2019дан уңышлырак булырга тиеш. Планнарны гамәлгә ашыру өчен сез бар, – диде Риф Имамов җыелышны йомгаклап. – Белгечләребез, коллективыбыз горурланырлык. Сәламәт булыйк та, эшебездә тәртип булсын».
Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев