Ипигә кадер җитми
Юл төшеп, дулкынланып утыручы алтын төсендәге басу-кырлар буеннан узганда, күңелдә сүз белән аңлатып булмаслык кичерешләр туа. Сулыш алуы иркенәя. Икмәкле булачакбыз, дигән ышаныч сөендерә һәм тынычландыра. Иген иккән, безне ипиле иткән кешеләргә эчтән рәхмәт укыйсың. Һәм ирексездән арыш арасында уйнап йөргән сабый чакка әйләнеп кайтасың.
Без, узган гасырның 60нчы елларында туган буын, ачлыкны белми үстек. Ипи белән бәрәңге, сөт, йомырка – гади колхозчы гаиләсе шулар белән ризыкланды. Өстәлдә алар һәрвакыт булмаска мөмкин иде, ләкин икмәктән өзелмәдек. Башлангыч сыйныфта укыганда мәктәп янәшәсендәге авыл кибетеннән өч борынга бер кап вафли алып ашаганыбыз истә. Өчкә бүлүе җайлы, бер капта өч кисәк вафли була. Бәясе дә 21 тиен – һәркайсыбыздан җидешәр тиен тиеш. Ләкин ул вафлиның тәме истә түгел, сагындырмый да. Бүген кибетләрдә төрледән-төрлесе сатылгангадыр. Ә менә әби мичкә салып пешергән кайнар арыш ипиенең тәме кайтарып алып та, берни белән алыштырып та булмаслык бик кадерле истәлек булып гомер буе озата килә.
Әби-бабаларыбыздан, әти-әниләребездән ачлык турында ишетеп үстек без. Шөкер, үзебезгә күререгә туры килмәде. 90нчы еллардагы үзгәртеп корулар киеренке булды-булуын, ләкин анда да икмәксез булмадык. Әле өстенә, юка гына итеп, талонга бирелгән майны да ягып ашадык. Бүгенге көндә ризыксыз калу куркынычы янамый, кибет киштәләре тулып тора, сайлау мөмкинлеге зур.
Үз тамагыбыз тук булганга, Җир шарының кайсыдыр почмагында туйганчы ашарга тилмереп көн итүчеләр бардыр дип уйлап та карамыйбыз, шулай бит. Ачның хәлен тук белмәс, дип тикмәгә әйтмәгән борынгылар. Без үзебездән яхшырак яшәүчеләр белән күбрәк кызыксынабыз шикелле. Интернет киңлекләрендә дә байлар, «йолдызлар» турындагы мәгълүмат иң алдан чекрәеп күзгә керергә тора. Авыр хәллеләр арткы планда. Алар кайда да үз көнен үзе күрә, үз хәлен үзе белә.
Ләкин дөнья җәмәгатьчелеге ачлык проблемасына күз йоммый – Аzatliq.org сайты шулай дип белдерә. «Ачлар саны арта» дигән язмада түбәндәгеләр бәян ителә:
«Дөньяда ачлыктан интегүчеләр саны 2019 елда 690 милионнан артык булган, диелә Берләшкән милләтләр оешмасының Балалар фонды (UNICEF) хисабында. «Дөньяда азык-төлек һәм туклану иминлеге» дигән хисапта әйтелгәнчә, дистәләрчә миллион кешегә үзләрен энергия белән тәэмин итәр өчен калорияләр җитми. Ләкин бу әле айсбергның түбәсе генә, моннан тыш, «3 миллиард кеше сәламәт ризык ашый алмый», диелә хисапта.
1970 еллардан башлап 2015 елга кадәр дөньяда ачлар саны даими рәвештә кимеп килгән. Үсеп килүче илләрдә халыкның ризыкка тилмерүче өлеше 35 проценттан 15 процентка кадәр азайган булган. Берләшкән милләтләр оешмасы дөнья җәмәгатьчелеге алдына 2030 елга планетада ачлыкны бетерергә дигән максат куя. Әмма 2015 елдан башлап ачка интегүчеләр саны күбәя башлый, һәм 2019 елга ул 60 миллионга арта. Коронавирус пандемиясе ачлар саны артуын тагын да тизәйтәчәк, диелә материалда.
БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш, коронавирус пандемиясе сәбәпле азык-төлеккә кытлык булачак, дип кисәткән. «Дөньяда бөтен кешене дә туйдырырлык ризык бар, ләкин 820 миллионнан артык кеше һаман да туйганчы ашый алмый, һәм андыйлар саны, һичшиксез, артачак. Биш яшьтән кечерәк 144 миллионга якын баланың үсүе тоткарлана, ягъни алар үз яшьләре өчен артык кечкенә гәүдәле, һәм бу, нигездә, ашау җитмәгәннән», – дип белдергән ул.»
Ачлар саны соңгы биш елда 60 миллион кешегә артып 690 миллионга җиткән, ягъни Җир шарында яшәүче 7 миллиардтан артык кешенең 10 процентка якыны (!) ачлар сафында. Тагын өч миллиард кеше – бар халыкның яртысы – сәламәт ризык ашый алмый. Бик зур саннар, иң аянычы – ачларның ишәя баруы.
Кемдер тамагы туйганчы ашый алмый, ә без кадерсезләнеп тротуарда аунап яткан ипи сыныгын иелеп алырга иренәбез. Без аңа битараф, чөнки ачлык афәтен күрмәдек, тамагыбыз тук. Ипинең кадерсезгә калуы тискәре күренешләрнең иң күңелсезе ул. Игенче хезмәтенә, мул уңышка мәдхия җырлыйбыз, ә ризык булып өстәлебезгә килгән ипекәйгә кадер җитми. Икмәк рәнҗеше төшмәсен инде берәр вакыт безгә.
/ Н. Туганов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев