Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөрәгендә җаваплылык хисе

Тукай районы прокуратурасы әйдәп баручыАлсу Сабирова алтын юбилеен билгеләп үтте. Шушы көннәрдә аның прокуратура хезмәткәре булып эшли башлауына да 27 ел тулды.

Шул уңайдан без күзәтчелек органында булдык һәм юбиляр белән таныштык. Безне ягымлы, бик матур хатын-кыз каршы алды.

- Минем эш урыным берничә кабинетта, мин канцеляриядә дә, кабул итү бүлмәсендә дә. Менә монда ике бүлмә, ә бу архивка керү урыны. – Алсу ханым һәр ишекне ачып, күп санлы документлар белән киштәләрне күрсәтте.

Ул без көткән арада тиз генә компьютерда ниндидер текст җыеп алды, шул ук вакытта бетмәстөкәнмәс телефон шалтыратуларына җавап бирде. Баксаң, 2011 елда кадрлар кыскартылгач, Алсу Сабирова бер үк вакытта берничә вазифаны башкарырга алынган.

- Эшкә килгәндә яшь идем әле. Минем каенанам Әминә Габделхак кызы пенсиягә кадәр шәһәр прокуратурасы канцеляриясендә эшләде, ул Тукай районы прокуратурасында секретарь-машинист вакансиясе барлыгын белгәч, миңа шунда урнашырга тәкъдим итте. Вакыт үткәч район прокуратурасы Муса Җәлил проспектына күчте, ә моңа кадәр күзәтчелек органы Шәһәрнең яңа өлешендә урнашкан иде. Ул вакытта мине район прокуроры Фәрит Каюм улы Гәрәев җылы каршы алды, иң мөһиме-бу эштә җаваплы караш, дип аңлатты. Бер елдан соң Тукай районы прокуроры итеп Фәлих Сәлих улы Мөстәкыймов билгеләнде ул бервакыт мине үзе янына чакырып: «Син тырыш кыз, вөҗданың өчен эшлисең, грамоталы икәнеңне күрәм, шулай озак вакыт секретарь булып утырырга җыенасыңмы?”- диде.

Прокурорның карашы кырыс, сорауга ничек тә булса җавап бирергә кирәк иде, ә мин аның каршында басып тордым һәм дәшмәдем. «Укырга бар!»- дигән сүзләре генә тынлыкны өзде. Бу хакта хәтер төенчеген чишеп, Алсу Хөснулловна чын күңелдән ачылып сөйләде.

Алсу мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлагач, 19 яшендә кияүгә чыга.

- Без гомер буе иремнең әтиәнисе белән Элеватор тавындагы йортында яшәдек. Ирем Фәрит көне буе эштә, ул-эшмәкәр. Гаиләбезгә шатлык өстәп беренче балабыз туды, аңа Рафаэль, дип исем куштык. Бакчада эш күп, утыртасы, утасы... Белем алу, карьера үсеше турында уйламаган да идем. Фалих Салиховичка мине укырга керергә өндәве өчен рәхмәт. Шул ук елны мин икътисад, идарә һәм хокук институтына укырга кердем, - ди Алсу ханым.

- Югары белем алгач, мине канцелярия мөдире итеп билгеләделәр. Биредә игелекле һәм шул ук вакытта бик таләпчән остазым күпьеллык стажы булган белгеч Лидия Ивановна Галиева булды. Ул миңа документлар белән эшләргә өйрәтте.

Килгән һәм җибәрелә торган документларны ничек дөрес һәм вакытында эшкәртү, аларны ничек тиешле урыннарга җиткерү, аларның үтәлеш срокларын контрольдә тоту, ничек дөрес эш алып бару, документларны ничек саклау, аларны архивка тапшыру өчен әзерләүләрне Алсу Сабирова үзе дә тәҗрибә туплый-туплый өйрәнгән.

- Таныйм, элек эшләү күпкә җиңелрәк иде. Район прокуратурасына мөрәҗәгать итүчеләр саны күп тапкыр азрак, кешеләр дә, минемчә, күпкә игелеклерәк, әдәплерәк, хөрмәтлерәк иде. Һәрхәлдә, безнең максат – үз бурычларыбызны төгәл үтәү, халыкның прокуратурага, югары күзәтчелек органына ышанычын арттыру өчен, безгә бәйле булганның барысын да эшләү, – дип сөйләде белгеч.

Прокуратурага төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр. Нигездә кешеләр җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре, торак-коммуналь хуҗалык, юл төзелеше һәм транспорт мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүләрен сорыйлар. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, һәрберсенә җентекле җавап бирелә.

- Шушы көннәрдә бер бабай миңа үз бакчасыннан чәчәкләр алып килде. «Кызым, мин монда еш булам, һәрвакыт аңлатасың, әйтәсең, рәхмәт», диде ул. Мин бик гаҗәпләндем, – дип уртаклашты Алсу Хөснулла кызы, матур елмаеп.

Туган көнендә аңа бик күп чәчәкләр һәм бүләкләр булган, хезмәттәшләре һәм дусларыннан, әнисе Хәмдия ханым һәм ветераншофер әтисе Хөснулла агадан, ире Фәрит, уллары Рафаэль һәм Сафияр, килене Аринадан җылы котлаулар кабул иткән ул.

Юбилейга тагын бер күркәм вакыйга килеп кушыла, Алсу Сабированы Казанга чакыралар, анда Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков республика Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хатын тапшыра.

Россиядә өч йөз елдан артык тарихы булган прокуратура эшендә иң мөһиме-ил, республика, район гражданнарының законлы хокук культурасының һәм мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелек һәм коррупциягә каршы көрәш, халыкның хокукый мәдәни дәрәҗәсен күтәрү. Бүгенге язмабыз героена югары компетентлылык, сайланган һөнәренә тугрылык, хезмәт бурычын үтәгәндә җаваплылык хас – без дә шундый нәтиҗә ясадык: зур йөкләнешкә карамастан, аңа теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать иткән һәркемгә төпле җавап бирә торган, эшен тирәнтен белгән һәм профессиональлеге, күп бурычлылык шартларында эшләү осталы- e гы күренеп торган хезмәткәр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев