Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында мөмкинлекләре чикле затлар өчен IX спартакиада узачак

Ярышлар 6 декабрьдә Круглое Поле бистәсенең «Акчарлак» ябык йөзү бассейнында, 7 декабрьдә Түбән Суык – суы авылының «Алга» спорт-сәламәтләндерү комплексында үтә.

Спартакиадада катнашырга терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган (ПОДА), ДЦП авыруы булган, күрү һәм ишетү сәләте бозылган, интеллектуаль тайпылышлар булган затлар (сырхауханәләрдән медицина белешмәләре нигезендә, авыру диагнозын мәҗбүри күрсәтеп) рөхсәт ителә. Табиб мөһере һәм авыл җирлеге тарафыннан расланган исемле заявкалар ярышлар уздыру урыны буенча судьялар комиссиясенә тапшырыла. Катнашучыларның яше – 14 яшьтән. Спартакиадада катнашучыларны теркәү сәгать 9дан башлана. Ярышларга 10 сәгатьтә Старт биреләчәк.
Ярышларны уздыру турындагы нигезләмәдә каралганча спорт программасының индивидуаль һәм команда дисциплиналарында беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган спортчылар медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнәләр. Гомумкоманда зачетында җиңүче командалар грамоталар һәм кубоклар белән бүләкләнә.


Белешмәләр өчен телефон: 70-12-46 (яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге).


/фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев