Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Инвалидлар һәм картлар йортында бәйрәм

Теләнче Тамак өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты кунаклар кабул итте.

Круглое Поле мәдәният йортының " Туган як моңнары” коллективы  якынлашып килүче бәйрәм – Халыкара инвалидлар көне белән котларга бирегә килде


Социаль учреждение фойесына биредә тәрбияләнүчеләр җыелды. Башта алар Круглое Поле бистәсендә яшәүчеләр кулы белән ясалган эшләнмәләр күргәзмәсен карадылар, аннары залда үз урыннарын алдылар.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Теләнче-Тамак авылындагы Интернат-йортта 55 кеше яши, шуларның өчесе – ятып яткан авырулар. Үзешчән артистлар татар, рус, мари телләрендә җырлар җырладылар, дәртле биюләр, көлке күренешләр башкардылар. Район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте активисты, Ташкичү авылыннан пенсионер Әлфия Галимова әнисенең шигырьләрен яттан сөйләде.


Приютта яшәүче Елизавета Марухненко үзенең хезмәт  юлын КАМАЗ заводында үткән, туган предприятиесе турында шигырьләр ишеткәч, Әлфия ханымга ихлас рәхмәтен җиткерде.


«Яшьлеккә әйләнеп кайткан кебек булдык. Күңелгә рәхәт һәм шатлык булды», - диде Елизавета Ивановна.
Приют кунакларына Мәүлидә Арсланова да кушылды, ул үз әсәрен сөйләде. Тантаналы чараны хупларга авыл ветераннары һәм инвалидларының башлангыч оешмасы рәисе Азатнур Ишморатов килде. Кунаклар адресына җылы теләкләрен җиткереп, ул гармунны кулына алды һәм завод көйләрен уйнады. Интернат - йортта яшәүчеләр аның беренче аккордларын ишетү белән бии башладылар. 
Менә шундый күңелле һәм дулкынландыргыч бәйрәм Теләнче-Тамакта үтте. Чара ахырында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Илфак Мөхәммәтов чараны оештырган өчен район ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Фәйрүз Вәҗиевага рәхмәт белдерде, “Туган як моңнары” фольклор коллективына, концертта катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Аннары барлык тәрбиләнүчеләрне  кунаклар алып килгән ризыклардан авыз итәргә чакырдылар.
Фото район инвалидлар һәм ветераннар оешмасыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев