Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инвалид яшүсмерне кыйнаганнар

43 яшьлек ир-ат 17 яшьлек егеткә ташланган.

Казанда инвалид яшүсмерне кыйнау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу факт буенча «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян салу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Искәртеп үтик, Казанның Декабристлар урамында 43 яшьлек ир-ат 17 яшьлек егетне кыйнаган. Узып баручы хатын-кыз инвалид егеткә ярдәмгә килгән һәм яшүсмерне кибеткә алып кергән. Зыян күргән егетнең әтисе полициягә гариза язган. Зыян салучы ир-ат яшүсмер аны үз-үзен агрессив тотышы белән котыртты, дип белдергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев