Инсульт җавапсызлыкны кичерми
Дөньяда ел саен 20 миллион инсульт очрагы теркәлә. Россиядә исә бу сан 400 меңгә якын. Әлеге очракларның 200 меңгә якыны үлем белән тәмамлана, 80 процент кеше инсульттан соң инвалид булып кала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда инсультның йөзе «яшәрә».
Инсульт – баш миендә кан әйләнеше бозылу белән сыйфатланучы патология. Баш миенең бар өлешләре яки учаклы зарарлану – кисәк кенә баш миендә кан әйләнешенең бозылуы белән билгеле клиник синдром. Ул 24 сәгатькә якын саклана һәм пациентның үлеме белән дә тәмамланырга мөмкин.
Инсультның ике төре була. Беренчесе, ишемияле, – баш миенең билгеле бер өлешендә кан агымының кимүе, чикләнгән инфарктның формалашуы белән билгеләнә (80-85 процентны тәшкил итә). Икенче төре – геморрагик инсульт. Бу төр инсульт кан тамырлары үсеше патологияләре яки кешенең гомере буена килеп чыккан үзгәрешләр аркасында баш миендә кан саву белән сыйфатлана.
Ишемияле инсульт белән авыру факторларына түбәндәгеләрне кертергә була: 65 яшьтән өлкән булу, ир кешенең туган чакта гәүдә авырлыгы 2,5 килограммнан да ким булу, нәселдәнлек, йөрәк патологияләре, артериаль гипертензия, шикәр диабеты, симерү, аз хәрәкәтле тормыш рәвеше, аритмия, тәмәке тарту, канда холестеринның югары булуы, тозны күп ашау, наркомания.
Инсультны ничек танырга, нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәк? Алар:
– баш әйләнү һәм координацияне югалту, авырлык белән йөрү;
– кул-аякларның, гәүдәнең яртысы яки бер өлешенең оюы, кул-аякларда хәлсезлек;
– бер яки ике күздә күрү сәләтенең начарлануы, җисемнәрнең ике итеп күренүе, рәсемнең аерым-ачык булмавы;
– сөйләмнең бозылуы, кешенең үзенә карата әйтелгән сүзләрне аңламавы;
– бик көчле баш авыртулары, йөз асимметриясе буенча тану мөмкин.
Инсультка каршы профилактика
Дөрес тормыш рәвеше алып бару инсультны кисәтүнең даруларсыз булган беренчел ысулларының берсе. Бу – туклануны дөрес оештыру, ягъни ризыкка тозны аз салу, җиләк-җимеш, яшелчәне күбрәк ашап, конфет, торт ише тәм-томнарны, терлек мае булган ризык күләмен киметеп, башка кагыйдәләрне үтәү. Шулай ук тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән дә баш тартырга кирәк. Чөнки тәмәке тартучыларларда инсультның килеп чыгу куркынычы тәмәке тартмаучыларга караганда 6 тапкырга югарырак. Спиртлы эчемлекләр исә кан басымын күтәрә, кан басымын төшерүче даруларның файдасын киметә.
Һәр көнне яки атнасына өч тапкыр 30-40 минут дәвамында җәяү йөрү артык гәүдә авырлыгын киметүгә, кан басымының нормага килүенә уңай йогынты ясый.
Икенчел профилактика исә авыру инсульт билгеләре белән кабул ителгәч тә башлана. Пациентка дарулар комбинациясеннән торган берничә профилактика ысулы тәкъдим ителә. Болар – начар холестеринның күләмен киметүче статиклар, канны сыегайтучы һәм башка төрле препаратлар.
Ләкин, кызганычка каршы, инсульт кичерүчеләрнең күп өлеше кабаттан аны булдырмау өчен эффектив профилактика чараларын күрми. Шулай ук һәрвакыт өзлексез рәвештә эчәргә тиешле даруларны да алар даими түгел, ә курслар белән генә алалар.
Янәдән инсульт белән йөзгә-йөз очрашмас өчен, мондый үзирекне булдырмаска, табиб билгеләгән даруларны вакытында эчеп, барлык киңәшләрне үтәргә кирәк. Шул очракта гына пациент үз гомерен һәм сәламәтлеген саклап кала алачак, табиблар да алар өчен тыныч булачак.
/ Фото редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев