Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Инстаграм аша итек алмакчы булган

Узган атнада район Эчке эшләр бүлегенә хокук бозулар турында 146 гариза кергән. 

Үтерү белән янаган дүрт очрак теркәлгән. Бәтке авылында 43 яшьлек ир-ат үзенең үги улын үтерү белән куркыткан. «Ясная Поляна и К» бакчачылык ширкәтендә 57 яшьлек ир-ат үзенең хатынын үтерергә теләгән. 3 февраль көнне Яр Чаллыда яшәүче ир кеше Күктәк Мирсәет авылында йорт хуҗабикәсенә үтерәм дип янаган. Шундый ук янау икенче көнне дә кич белән кабатланган. Хокук бозучыларның барысына да РФ Җинаятьләр Кодексының 119 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. 
«Весна-1» бакчачылык ширкәтендә билгесез зат 27 яшьлек хуҗабикәнең 47790 сумлык ике пар алкасын урлаган. Җинаятьтә шикләнеп Яр Чаллыда яшәүче 48 яшьлек хатын-кыз тоткарланган.
Шилнәбашта яшәүче 30 яшьлек хатын-кыз Инстаграм аша итек сатып алмакчы булып, 4300 сум акчасын югалткан. Авито сайты аша диван сатып алырга теләгән 22 яшьлек чаллылы исә 45614 сум акчасын мошенникларга «бүләк иткән». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев