Инде иртәгә үк Татарстанның йөздә биш укучысы илнең төп чыршысына эләгәчәк
Мәскәүгә озатыр алдыннан балаларга истәлекле бүләкләр: җылы баш киеме һәм ТАССР йөзьеллыгы символикасы төшерелгән шарф тапшырылды.
Бу бәйрәм чарасына сигез яшьтән алып ун яшькә кадәрге укучылар китә. Дәрәҗәле чарага чакыруга быел аеруча аерылып торган егет-кызлар да лаек булды. Алар - мәдәният, спортта уңышлар яулаганнар, төрле олимпиадаларда җиңүчеләр, шулай ук батырлык күрсәткән балалар.
Алда аларны Мәскәү буенча ике көнлек экскурсия һәм бик күп бүләкләр һәм якты тәэсирләр көтә. Кремль сараенда Бөтенроссия Кремль чыршысы традицион 25 декабрьдә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев