Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имтиханнар җитә, үзгәрешләр көтә

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик тиздән урак өсте башлана.

11не генә түгел, 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар өчен дә авыр вакытлар җитә. Хәер, ел дәвамында тырышып әзерләнсәң, имтихан бирүнең кыенлыгы юк кебек. Системалы рәвештә шөгыльләнгәндә, бигрәк тә.

Әмма имтихан тапшыру тәртипләре ел саен үзәреп тора. 2020 елда 9нчы сыйныфны тәмамлап, дәүләт имтиханнарын бирүчеләрне нәрсә көтә соң?

Имтиханга — «зачет» аша

12 февральдә 9 сыйныф укучылары йомгаклау әңгәмәсе узачак. Шуның нәтиҗәләре буенча аларны дәүләт имтиханнарына кертү-кертмәү мәсьәләсе хәл ителә.

Быел да, узган уку елында кебек үк, укучылар рус теле һәм математика, шулай ук сайлап ике фәннән дәүләт имтиханы тапшырачак. Әлеге ике фәнне 1 мартка кадәр сайлау шарт.

Үзгәрешләргә килгәндә, быел алар һәр фән буенча да бар.

Рус теле

Рус телендә имтихандагы биремнәр саны киметелгән. Элек алар 15 булса, быел 9 гына булачак. Беренче биремдә укучыларга текст тыңлатылачак һәм 70 сүздән дә ким булмаган изложение язу соралачак. Хәзер әлеге бирем өчен төрле жанрдагы текстлар файдалану рөхсәт ителә. Хәтта записка да. Икенче бүлектә орфография, пунктуация, грамматик анализ ясау таләп ителә. Өченче өлештә инша язу каралган.

Математика

Математикадан быел имтихан бирүчеләргә гаммәви юнәлештәге биремнәр әзерләгәннәр. Мисал өчен гаражы, бакчасы булган участок планы бирелгән, ди. Укучы аны «укый» белергә һәм сукмакны таш белән түшәр өчен күпме материал таләп ителүен санап чыгарырга тиеш булачак.

Җәмгыять белеме

Әлеге фәннән биремнәр саны 31дән — 24кә кадәр кыскартылган. Аның каравы, таблицалы һәм тулы җавап бирүне таләп итә торган өч бирем өстәлгән. Алар арасында укучының финанс яктан грамоталы булуын һәм статистик мәгълүматны анализлый белүен ачыклый торганнары да бар.

Чит телләр

Алдагы еллардагы кебек үк, 9 сыйныфны тәмамлаучылар инглиз, немец, француз һәм испан телләреннән имтихан бирергә хокуклы.

Имтиханның «Уку» өлешендә 9нчы бирем үзгәртелгән. Хәзер укучыларга тәкъдим ителгән 6 текст арасында сорауга дөрес җавап булганын сайлап алырга кирәк. Башка биремнәргә килгәндә, аларның саны 7гә калган. Шулай ук укыр өчен тәкъдим ителгән текстларның да күләме киметелгән.

Тарих

Тарих фәненнән имтихан бирүчеләр өчен тарихи карта белән эшләү буенча яңа биремнәр кертелгән. Визуаль тарихи мәгълүматлар белән эшләү буенча да биремнәр күбәйгән. Мәдәният тарихы буенча аерым блок бүленгән.

Мисалга, Куликов сугышының демоверсиясе тәкъдим ителергә мөмкин. Имтихан тапшыручы моның нинди сугыш икәнен аңларга, кайчан булганын, ничәнче гасырда булуын билгеләргә, хәрби җитәкчеләрне күрсәтергә тиеш. Яисә, 1755 елгы тәңкәләр күрсәтелә. Укучы шул унъеллыкта булган вакыйгаларны сурәтләргә тиеш була.

Рус әдәбияты

Рус әдәбиятыннан имтихан тапшыручылар хәзер инша темасын сайлап алу хокукына ия. Иншаның күләме 200 сүздән ким булмаска тиеш. Темалар саны бишкә җитәргә мөмкин.

Реклама

География

Географиядән зур үзгәрешләр юк, дияргә мөмкин. Кайбер биремнәрне эшләү тәртибе генә үзгәртелгән. Шулай ук өч биремгә мини-тест өстәлгән. Алар географиягә кагылышлы текст белән эшләүне тикшерүгә корылган. Демоверсиядә акртик экспедиция текстына анализ ясау мисалы бирелгән.

Биология

Биремнәр саны 32дән — 30га кадәр кыскартылган. Соңгы, 30нчы бирем укучыны төрле яклап сыный. Мисал: 14 яшьлек Василий ашханәдә борщ, макарон белән ике котлет, шикәр белән чәй һәм бер телем арыш ипие алган. Таблица мәгълүматларын файдаланып, ашханәдәге төшке ашның энергетик кыйммәтен билгеләргә кирәк. Василийның көнлек углеводларга ихтыяҗын тәэмин итү өчен күпме углевод булырга тиеш? Углеводлар организмда нинди функцияләр үти, кебек сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Химия

Укучының тексттагы мәгълүмат белән эшли белүен ачыклый торган бирем өстәлгән. Шулай ук имтихан бирүчеләр мәҗбүри рәвештә реакция уздырырга тиеш була.

Информатика

Әлеге фәннән биремнәр саны 15кә калган. Аның каравы, компьютерда башкарыла торган биремнәр арткан. Мисал өчен текст редакторы ярдәмендә мәгълүмат эзләү, файллар системасына анализ ясау һәм презентация яисә текст документы булдыру сорала торган биремнәр быелгы имтиханнарның яңалыгы булып тора.

Физика

Бу юнәлештә биремнәр 26дан бергә кимегән. Җәенке җавап таләп итә торган биремнәр арткан. Кануннар һәм формулалар, физик процессларны һәм күренешләрне аңлатуны сорый торган формалар да барлыкка килгән. Тәҗрибәгә карата да таләпләр үзгәргән.

2020 елда имтиханнар расписаниесе:

22 май — чит телләр

26 май — тарих, физика, биология, химия;

29 май — җәмгыять белеме, информатика, география, химия;

30 май — җәмгыять белеме;

2 июнь — рус теле;

5 июнь — рус әдәбияты, физика, информатика, география;

9 июнь — математика.

«Шәһри Казан», Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X