Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлек закон белән саклана

Дин оешмаларын, балалар лагерьларын террорчылыктан саклау таләпләре үтәлергә тиеш. Тукай районы террорчылыкка каршы тору комиссиясе һәм оператив төркеменең соңгы  утырышында сүз шул хакта барды. 

Дини оешмаларның террорчылыкка каршы сакланышын тәэмин итү закон белән билгеләнгән. Беренчедән, дини объектлар һәм аларның җир мәйданнары закон таләп иткәнчә рәсмиләштерелгән булырга, икенчедән, аларның иминлек паспортлары булдырылырга тиеш.  Террорчылыкка каршы тору комиссиясе һәм оператив төркеме утырышында район территориясендәге мәчет, чиркәү һәм гыйбадәт йортларының хуҗаларына тиешле документларын закон кушканча әзерләп бетерергә кушылды. 
Балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен оештырылган лагерьларны террорчылыктан саклау да Россия Федерациясе хөкүмәтенең карары белән билгеләнгән. Аның нигезендә стационар типтагы лагерьлар урнашкан орбъектларның иминлек паспорты булдырыла. Әлеге мәсьәлә утырышның көн тәртибендә икенче булып каралды. Тукай районы территориясендәге лагерьлар тармакара комиссия тикшерүен узган иде. Лагерьлар урнашкан объектларның хуҗаларына комиссия күрсәтмәләрен үтәп, кимчелекләрне агымдагы елның 1 сентябренә бетерергә кушылды. 
Утырышта Әҗмәкәй, Борды, Кече Шилнә авыл җирлекләренең дини оешмалар һәм мигрантлар белән эшләү тәҗрибәсе каралды. Барлык авыл җирлекләре башлыкларына хәвефлелек тудырырга мөмкин булган хәлләрне алдан ачыклау һәм кисәтү өчен җирлектәге вакыйгаларны күзәтеп, теркәп барырга кушылды. Каршылык китереп чыгару ихтималы булган ситиуацияләр турында террорчылыкка каршы тору комиссиясенә хәбәр бирергә киңәш ителде.           Утырышта комиссиянең 2021 елның беренче яртысындагы эшчәнлеге бәяләнде һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләнде. 
Айсылу Галимова, комиссия секретаре.

Реклама

ФОТО редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X