Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминият – ул киләчәккә ышанычлы караш

Ак Барс Иминият – оператив, җайга салынган хезмәт һәм тиз түләүләр.

Барлык саклык чаралары күрелсә дә, янгыннар барыбер килеп чыга тора. Бу бәла соңгысын алып китәргә дә күп сорамый.

Узган елның ноябрь аенда Биклән авылында Әлфия Бикеева хуҗалыгында мунчада янгын чыга. Йорт хуҗасы иртә белән урамга чыккан вакытта кинәт төтен исен сизеп ала. Бакса, мунчасы яна. Нишләргә?! Мондый вакытта күпләрнең башында шундый сорау туа. Милек иминиятләштерелгән вакытта гына күңел тыныч була ала.

Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр кыска вакыт эчендә килеп, мунчаны саклап калалар. Янгын йортка күчеп өлгерми. Ләкин мунчаның эчке ягы янгында зур зыян күрә. Бу хәлдәге мунчадан файдалану мөмкин түгел. Әле ярый Әлфия Бикеева вакытында йортны һәм мунчаны иминиятләштергән була.

Янгын сүндерүчеләр эшләрен бетергәч, иминиятләштерү агенты мунча хуҗасына кирәкле документларны тутырырга ярдәм итә. Үзәк офиста да кирәкле документларны тиз арада әзерлиләр. Кыска вакыт эчендә мунча хуҗасына иминият түләүләрен тапшыралар.

«Әле ярый вакытында хуҗалыгымны иминиятләштердем. Мин «АК БАРС ИМИНИЯТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә бик рәхмәтлемен. Әлеге компаниянең ышанычлы булуын аңладым», – дип белдерде Әлфия Бикеева.

«Без клиентларыбыз канәгать калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Иминият очрагы тугач, без иминиятләштерелгән затларга мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә акчаларны түләргә тырышабыз. Башка иминият компанияләренең үзәк офислары меңләгән чакрым ераклыкта булган вакытта безнең үзәк офис башкалабыз Казанда урнашкан. Бу безгә иминият түләүләрен оператив рәвештә вакытында башкарырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады «АК БАРС ИМИНИЯТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Яр Чаллы филиалы директоры Николай Антропов.

«АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ – күп еллык эш тәҗрибәсе булган һәм үсештәге компания. Икътисадый һәм сәяси катаклизмнарга карамастан, без үз клиентларыбызның киләчәген кайгыртабыз.

«АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ сезнең тормышны акчалы, киләчәгебезне ышанычлы һәм ныклы итә.

 

 

*Хезмәт «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә, лицензия ЦБ РФ СИ № 3867, 20.12.2016, лицензия ЦБ РФ СЛ № 3867, 20.12.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев