Иман нуры балкый йөзләрендә
Ирек Таңы – түгәрәк аланны хәтерләтүче, табигатьнең гүзәл почмагына сыенып утыручы күркәм авыл. Кечкенә дә төш кенә авылда яшәүчеләр хакында байтак яздым. Бу юлы – Наилә Габдулла кызы белән Мөдәррис Салих улы Кәримовлар, аларның игелекле гамәлләре хакында язарга булдым.
Наилә белән Мөдәррис Кәримовлар – кырык беренче ел балалары. Балачакта, үсмерчакта иркәләнепназланып, тәмле ашап, тәти киенеп үсү тәтемәгән аларга. «Кая ди ул? Үземне үзем тәрбияләп үстем, Әни – көнетөне колхоз эшендә булды. Авыр еллар иде бит. Безнең чор балаларының күбесе, бигрәк тә әтиләре фронтта һәлак булганнар, авырлыкны сабыйчактан иңнәребездә күтәрдек. Хәзерге тормышыбыз – оҗмахларга тиң. Гаилә бәхетен, эш нигъмәтен биргән Аллаһка иксез-чиксез шөкер итеп, балаларга һәм игелекле кешеләргә рәхмәт әйтеп яшим», – ди сиксәннең аргы ягына чыккан Наилә Габдулла кызы Кәримова.
Әй, язмыш, язмыш...
Наилә апаның «Үземне үзем тәрбияләп үстем» дип әйтүе хак. Ул – дөресен сөйләүче, гадел кеше буларак халык арасында абруй казанган. Тәрбиялелеге аның нәсел агачына, затлы тамырларына барып тоташа. «Үз көчләре белән җир эшкәртеп, мал-туар асрап, мал-мөлкәт булдырып хәлле генә яшәгән әби-бабамны кулакка чыгарып, йортларын тартып алганнар, бөтен әйберләрен конфискацияләгәннәр. Әти белән әни авырлык белән оя корганнар. Инде азмы-күпме хәл алып, иркенләп яшәрбез дип өметләнеп торганда сугышы башланган. И-й, ул күргәннәр?!. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка озатканда әти балалары өчен борчылып әниемә: «Кызыбыз – арык-авыру, мантырмы икән? Улыбызны сакларга тырыш инде», – дигән. Мин ул чагында әниемнең карынында булганмын. Әни үзәге өзелеп: «И-й, Габдуллакаем, карындагысы өчен йөрәгем телгәләнә», – дигән. Апам ачлыктан, кар астында калган бодайны ашап, кан чиреннән үлгән. Абый да вафат булган. Карындагы, ягъни мин – гомер буе әнинең төп таянычы, калканы булдым. Мәктәпне тәмамлагач, унҗиде яшемнән алып егерме дүрткә кадәр, колхозда эшләдем. Укуымны дәвам итәсем килде, ләкин юкчыллык итәктән тартты. Ул елларда югары уку йортына керү бик сирәкләр өлешенә тиде. Әнием белән тормыш арбасын тарттык: колхозның бөтен авыр эшен сыпырып эшләдек. Мөдәррискә кияүгә чыгып Ирек Таңына килен булып төшкәнче туган авылымда – Сарман районы Шыгайда фермада сыер саудым. Балачакта ачлык-ялангачлык үзәккә үтсә, үсмерчакта ипле йортыбыз булмау бәгырьгә төште. Шунысы күңелне эретә – кешеләр ул чорда шәфкатьле, ярдәмчел иде. Бер туганыбыз мунчасын бирде дә, әни белән шунда яшәдек. Аннары ул “өй” искерде-тузды. Икенче туганыбыз сараен бирде – “өй” итеп әмәлләп, шунда яшәдек. Исәя төшкәч кеше арасында матур киенәсе, капка-коймалы, азмыкүпме өй рәвеше булган йортта яшисе килә. Кичке уеннардан соң төркем-төркем булып кайтабыз – кызларны егетләр озата. Ояла идем. Әни белән икәүләшеп колхозда тырышып эшләвебезне күреп, колхоз өен бирделәр. Шул йорттан бирегә – Ирек Таңына килен булып төштем. Монда берничә ел ирем белән колхозда эшләгәч Яр Чаллыга удар төзелешкә киттек. Резина итекләр киеп, тездән саз ерып, ак кала төзедек. Мөдәррис йөк машинасы йөртте, үзем диспетчер булып эшләдем. “Хезмәт ветераны” булып лаеклы ялга чыктык», – дип, авырлыктан соң җиңеллек килүенә шөкер итә Наилә ханым.
Юмартлык
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Саранлык агачының ботагы – Җәһәннәмгә тоташкан һәм ул инсанны тәмугъка тартыр. Юмартлык агачының ботагы – Җәннәткә тоташкан. Сез исә, юмартлык агачының ботагына тотыныгыз!» дигән хәдис шәрифендә.
«Наилә апа белән Мөдәррис абыйдагы киң күңеллелек, ю м а р т л ы к ! С а й л а у д а , бәйрәмнәрдә табын әзерләп авылдашларын кунак итәләр. Икесе дә ачык йөзле, тәмле сүзле. Сокландыргыч гаилә!», – ди Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина. Шушы уңай бәяләмәгә Наилә апа белән Мөдәррис абыйның нәсел-нәсәбенең затлылыгы да сыйган.
Ирек Таңының түгәрәк аланы уртасында тирә-якны нурга күмеп утырган мәчетне төзегән кеше – Мөдәррис абыйның иң кече энесе Габделхакның улы Рамил Кәримов. Ул аны үз хисабыннан башкарган. Бусы – Кыямәткәчә әҗер-савап булып барачак сәдака-җәрия. Әле шуңа өстәп, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган авылдашлары истәлегенә үз акчасына һәйкәл төзеткән. Сабыйлар, балалар күңеленә үтеп керү юлын белүче, аларга яхшы үрнәк күрсәтүче дә ул Рамил әфәнде – түгәрәк аланда балалар мәйданчыгы ясаган. Динебезне үстерүгә өлеш кертүче, өлкәннәрне һәм балаларны хөрмәтләүче шәхес. «Мөнәвәрә апа белән Салих Кәримовлар игелекле алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Мөдәррис абый белән Наилә апа калага киткәнче колхозда эшләделәр. Ирек таңына күченеп кайткач Мөдәррис абый үзенең шәхси УАЗигында сыер савучыларны Иске Абдулдагы фермага эшкә йөртте. Аларның күршесендә яшәүче энеләре Мөнәвир – озак еллар «Ирек Таңы бригадасы» бригадиры булып эшләгән кеше. Авыл халкы арасында хөрмәтле нәсел бу», – ди ярты гасырдан артык Иске Абдул килене булып яшәүче Клара Хөсәенова.
Гыйлем – нур
«2017-2019 нчы ел - ларда Ирек Таңы авылы мәчетендә дини укулар оештырылды. Лена Нәҗмиева Иске Җирекледән килеп укытты безне. Наилә апа – иң тырыш, иң тәртипле укучы булды – бер дәрес тә калдырмады. Зиһене – үткен, яхшы укыды. Коръән ашларында Аллаһ Тәгаләнең Сүзен ишеттерде – сүрә, аятьләр укыды. Күңеле чиста булганга дини гыйлемне Аллаһ Тәгалә аңа җиңеллек белән салган дип уйлыйм. Аннары шунысын да әйтәсем килә – Мөдәррис абый мәдәни чаралар үткәргәндә күп тапкыр «амбразура каплады». Төрле чаклар була, ансамбль белән чыгыш ясарга кирәк – кемдер чирләп киткән, кемнеңдер берәр мәшәкате чыккан. Шул чагында гармунын да тартты, шоферыбыз да булды», – ди озак еллар Иске Абдул авыл җирлеге ветераннар һәм инвалидлар оешмасын җитәкләгән Клара Хөсәенова.
Хәрәкәттә – бәрәкәт
Наилә белән Мөдәррис Кәримовлар өч кыз тәрбияләп, югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгарган атаана. Резеда белән Гөлия – Яр Чаллыда яшиләр. Гаиләләре белән Ирек Таңына юлны суытмыйлар. Рузилә – иң өлкәне. Гаиләсе белән Казанда яши. Гомере буе хокук саклау органнарында тикшерүче булып эшләгән. Бик җитди, кырыс өлкәдә эшләвенә карамастан, хатын-кыз нәзбереклеген саклап кала алган, нечкә күңеллелек тә аңа хас сыйфат. Әти-әнисен уч төбендә тотардай булып тәрбияли. Инсульт кичергән әтисен кабат кулына гармунын алырга һәм татар җырларын башкарырга янәдән өйрәтә. Инфаркт кичергән әнисенә яңа шөгыльләр: чигү, бәйләүгә этәргеч бирүче дә – ул. Әти-әнисенең авыр чирдән терелүләренә, газиз баласының беренче адымнарына, беренче сүзләренә сөенгән ана шикелле куана Рузилә ханым. Үзе тыйнак кына: «Иң беренче ярдәм күрсәткән Клара апага, әтиәнине аякка бастырган табибларга – рәхмәт. Әнинең чигүгә алынуына Клара апа сәбәпче булды», – ди.
Кул эше – күңел тынычлыгы бирә. Куллар, бармакларлар хәрәкәтләнеп сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Матурлык тудыру – яшәүгә дәрт өсти. Наилә апа үзе: «Клараның җете төсләр белән чигелгән ап-ак алъяпкычын күрдем дә, кызыктым. Ә ул тиз арада ак тукымадан алъяпкыч тектергән. Чигү ысулын да ул өйрәтте», – дип кабат рәхмәтен белдерә.
«Инсульт – сөйләмгә дә начар тәэсир итә. Әти белән татар җырларын башкарабыз. Бу – сөйләмне үстерү ягыннан бик әйбәт чара. Ярдәмен тоябыз. Кемнәрдер бәлки шушы ысулның файдасын күрер дип уйлыйм», – дип сүз арасында әйтеп куя Рузилә ханым башкаларны да кайгыртып.
Наилә Кәримова – кешегә рәхмәтле була белүче, итагатьле кеше. Ул: «Мине, иремне үлем тырнагыннан алып калу өчен табиблар бик тырыштылар. Тукай үзәк хастаханәсендә, Яр Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә (БСМП) эшләүче табибларга, шәфкать т у ташларына – б а р л ы к хезмәткәрләргә рәхмәтебез чиксез. Игелекләре үзләренә изгелек булып кайтсын», – ди.
Әбиләр чуагы – елның матур фасылы – келәт-амбарлар уңыш белән тулган мөләем, бай чор. Наилә апа белән Мөдәррис абый – гомерләренең әбиләр чуагы чорына аяк басканнар. Алар – игелекле гомерләренең олы нигъмәтенә сөенеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев