Якты юл
  • Рус Тат
  • Илназ Рамазановның чираттагы җиңүе

    17-19 сентябрьдә Мамадышта билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

    Анда 5 кешедән торган Тукай районы җыелма командасы да катнашты. Районыбыз көрәшчесе, билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры Илназ Рамазанов 75 кг авырлыкта ирекле стильдә билбау көрәше буенча III урынны яулады. Аның тренеры – Марат Мөхәммәдиев. Хәзер Илназ ТР җыелма командасы составында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты ярышларына әзерләнә. Чемпионат 6-8 октябрьдә Самара шәһәрендә уза.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: