Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам чишмәсенең суы мул

Башы газетабызның 16 февраль санында.

Ансамблебезне халык яратты

1988 елдан бирле мәдәният йортыбызда башта “Яшьлек”, аннан соң “Мизгел” исеме белән вокаль- инструменталь ансамбле эшләп килә, бу ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчәсе Нәзир Фәнир улы Гыймазетдинов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, моңлы җырлары белән тамашачы күңелен яулаган мәдәният хезмәткәре, төрле музыкаль инструментларда уйный ул, җырлар иҗат итә, үз куллары белән курай- сорнайлар ясый, балаларны һәм мәктәп укучыларын шушы инструментларда уйнарга өйрәтә.”Мизгел” инструменталь ансамбле районкүләм, Республикакүләм, Халыкара конкурсларда катнашып дәрәҗәле урыннар яуладылар, әле алга таба да зур уңышлар яуларга насыйп булсын бу ансамбльдә катнашып йөрүче үзешчәннәребезгә!Безнең ансамблебезнең төрле елларда төрле чараларда, сабантуйларда, бәйрәм кичәләрендә, концертларда чыгыш ясаучы кечесеннән алып олысына хәтле катнашучы үзешчәннәребезнең исемнәрен язып чыгар өчен кәгазь бите дә җитмәс иде. Җырны, мәдәният һәм сәнгатьне үз иткән авылдашларыбыз - укучылар булмасын, өлкән яшьтәгесе булмасын һәммәсенә дә баш иеп рәхмәт әйтәбез.

Уңышлардан башлар әйләнмәде

1998 елның декабрендә мәдәният йортында “Нур” театр коллективы оештырдык, җитәкчесе мин – Дилбәр Гыймазетдинова. Спектакльләр әзерләү зур көч таләп итә, шул еллардан бирле нәтиҗәле эшләп килүче театр коллективыбыз 2009 елда “Халык” исеменә лаек булып һәрдаим бүгенге көндә дә тамашачыларны яңадан- яңа спектакльләр белән куандырып килүен дәвам итә. Һәрбер спектаклебезның видеоязмалыры да саклана б езнең архивта, шул спектакльләрне искә төшереп карап истәлекләргә бирелеп тә алабыз, инде арабыздан бакыйлыкка күчкән үзешчән артистларыбыз : Мәҗит Зәйнуллин, Зинаида Павлова, Мөсәвир Габдуллин, Илнар Насыйбуллиннар театрыбыз тарихында якты эз калдырган үзешчән артистлар. Гомер- мизгел шул... Кемдер китә, кемнәрдер кала... Талантлы үзешчәннәребез катнашындагы видеоязмалар –үзе бер тарих! Артистларыбыз белән без бик күп , урысча әйтмешләи “шедевр дәрәҗәсендәге ” спектакльләр куйганбыз диеп үзебезчә сөенеп тә куябыз, районыбыз газетасы “Якты юл” да безнең үзешчән театрыбыз хакында күп кенә мәкаләләр язылды, ансысына да бик шат без. Театрыбыз белән әллә ничә тапкыр районыбыз авыллары сәхнәләрендә дә, Чаллы драма театры бинасында да, Казан сәхнәсендә дә чыгыш ясау бәхетенә ирештек. “Асылташ зөбәрҗәтләргә тиң”, “Иҗат дәртең ялкын булып дөрләсә!” “Сәхнә үзенә тарта, аннан дәва алабыз!” һ.б. исемнәр белән язылган, мәгънәле , эчтәлекле мәкаләләр безне яңа иҗади үрләргә әйдәде һәм һаман да әйдәп бара. Шулай шул,бер шагыйрьнең шигырендә язылганча “Милләтемнең көзгесе син- Театр! Изгеләрнең изгесе син- Театр!” “Нур” халык театрыбызның оештырылган мәленнән алып бүгенгәчә сәхнәдә төрле үзенчәлекле образлар тудырган үзешчән артистларыбыз Әхмәтҗановлар Сәлмән һәм Земфира, Салахова Минзилә, Нәбиуллин Раиль, Сабирова Гүзәлия, Павлов Валерий, Миннәхмәтова Әнисә, Мингалиева Зөлфия, Ханова Флера, Әхмәтшин Хәмзә, Ахунов Рамил,Тәхәвиевлар Флүрә һәм Айрат, Идрисова Әнүзә, яшьләребез - апалы – сеңелле Газизова Илүзә һәм Ләйсән, апалы- энеле Зилә һәм Илфат Әхмәтҗановлар, Рамил Бәхтиев, Ильмир Сәгъетдиновлар һәм тагын бик күп үзешчәннәребез театрыбыз тарихында иң зур урын яулаган һәм югары дәрәҗәләргә ирешкән “үзешчән халык артистларыбыз”.

Без- Илһамны биргән авылдан

Иҗат биографиябезне барлап утырганда безгә эчкерсез ярдэмнәре, сәхнәләрдәге чыгышлары белән безне югары үрләргә , иҗади уңышларга әйдәүче иҗатташларыбыз, дусларыбыз, авылдашларыбыз бихисап күп булуына без чиксез куанабыз, олысыннан алып кечесенә хәтле Яңа Бүләк җирлегенең кешеләреүзләрен һәм шушы гүзәл табигатьле авылны яраттыра алдылар. Яңа Бүләк исеме белән районда гына түгел, Республикабызда, хәтта Россия күләмендә безнең абруебыз, даныбыз артты, алга таба да шушы җирдә яшәп, иҗат итеп яңадан яңа уңышлар яуларга язсын дигән теләктә калабыз.

Татар җырын, татар сәнгатен , татар моңын җаннарында саклап киләчәк буынга тапшыру белән шөгыльләнүче чын милләтпәрвәр булган һәм горурланырлык авылдашларыбыз да шактый безнең, алар : татар халкының бөек җырчысы, милләтебезнең “йөзек кашы” булган мәшһүр җырчы Илһам ага Шакировның туганнары : Кыяметдин ага Шакиров, уллары Флер, Камил, Рөстәм, кызлары Руфия, Рәшит һәм Зөфәр абый Мәүләвиевлар, Фирдәүс Идрисов, Бай Бүләктән Зәки һәм Фәрит Әминевлар, Иске Теләнчедән Зәки Дәүләтшин, Салих һәм Хамис Харисовлар, Сәгыйть Салихов, Күктәк Мирсәиттән Әминә Шәйдуллина, Яңа Бүләктән Мәҗит Зәйнуллин, Флера һәм Венера Кәлимуллиналар, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Гомәр Ханнанов, Рәшидә Мирсәитовалар. Менә бу өлкәннәребезнең кызганычка каршы күбесе инде арабызда да юк, ә авылыбыз һәм районыбыз тарихында алар калдырган изге эшләр истәлек булып безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Ничә тапкырлар Республикакүләм “Балкыш” үзешчән ветеран башкаручыларының конкурс- фестивальләрендә чыгыш ясап өлкәннәребез һәм шәхсән 90 яшенә җитеп килсә дә сәхнәләрдә “Алма кебек матур чагым” диеп җырлап йөргән инде мәрхүм Рәшидә әбиебез Мирсәитова, үзенчәлекле моңлы тавышы белән дан тоткан авылдашыбыз Флер абый Шакировлар белән чыгыш ясап югары дәрәҗәле дипломнарга лаек булдык. Өлкәннәрдән акыл-сабырлык үрнәге алып, халкыбыз моңына хыянәт итмичә, түкмичәчми татар җырларын, татар сүзен киләчәктә дә тамашачы хозурына җиткереп яшәргә язсын.

Горурланыр хакыбыз бар

Туган авыл, туган җир! Ул һәркем өчен яшел бишек кебек, бик күп кешеләрнең ялан тәпиле җәйләре,гөрләвекле язлары, салкын кышлары һәм алтын көзләре үткән анда! Безнең Яңа Бүләк авылы да табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан, әкияттәгедәй куе урман, саф сулы чишмәләре, иксез-чиксез иген кырлары.Авылыбыз урамнарында ялан тәпи йөгереп, саф чишмә суларын эчеп үскән хөрмәткә лаек авылдашларыбыз бихисап күп. Әмма безнең авылыбыз горурлыгы булган Илһам Гыйльметдин улы Шакиров аерым зур хөрмәткә лаек шәхес. Аның тормыш юлында нинди генә кыенлыклар күрсә дә, дөньяга, кешеләргә өметен югалтмаган, тәкәбберләнеп, байлык артыннан да кумаган, татар җыр сәнгатен тиешле югарылыкка күтәрүдә гаять зур хезмәт күрсәтүче, сокландыргыч моңлыһәм аерым аһәңгә ия булган мәшһүр җырчы дәрәҗәсенә ирешкән горурланырлык авылдашыбыз. Бөек җырчыбыз Илһам Шакиров истәлегенә авылыбызда аның исемендәге иҗат йорты ачылу, “Илһам чишмәсе” төзекләндерелү, туганнары тарафыннан Илһам Шакировның бюсты куелу, аның исеме белән бик күп төрле конкурс- фестивальләр, концертлар оештырылу аның исемен мәңгеләштерүгә багышланган күләмле чаралар үтеп торуы зур куаныч. Илһам Шакировның иҗат йорты капиталь ремонттан соң тиздән ишекләрен ачыр, шушы урында Яңа Бүләк авылында башкарылган зур һәм күләмле эшләр- мәктәп, мәдәният йорты, Илһам Шакировның иҗат йортларын капиталь төзекләндерүдә олы ярдәмнәре өчен Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевка авылдашларыбыз исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Илһам аганың бөтен гомере һәм иҗаты татарны татар итеп калдыруга, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. Ул- бөтен татарның моңлы сандугачы, җәүһәре һәм сүнмәс йолдызы. Аның иҗаты һәм халкыбызның моңнарыҗырлары буыннардан- буынга, гасырлардан- гасырларга күчсен. Ә без, мәдәният йорты хезмәткәрләре , чынга ашардай матур хыяллар белән яшибез бүген, авылыбызда “Илһам моңнары”, “Халык яшәгәндәИлһам яшәр!” дип исемләнгән Республикакүләм, хәтта төбәгебез күләмендә фестиваль ләр үткәрербез диеп якты планнар корабыз, иҗат итәбез! ”Һәр якның, һәр төбәкнең үз матурлыгы, үз гүзәллеге. Аны күрә, тоя белергә кирәк.”- диеп язган иде үзенең китабында авылдашыбыз Мәҗит абый Зәйнуллин. Әйе, күреп, тоеп, төбәгеңнең, авылыңның данын еракларга ирештерү, горурлану аерым бер мәгънәгә ия. Яшәргә көч, иҗат итәргә саулык- сәгадәт бирсен иде Ходай безгә, һәрбарчабызга да. Ә инде киләчәктә районыбызның, авылыбызның, мәдәният йортыбызның , аның үзешчәннәренең югары нәтиҗәләрен, мактауларын күрергә, яңа “иҗат җимешләренә” сөенеп яшәргә, күптин-күк, чуктин-чук мөмкинлекләр насыйп булсын һәм тамашачыларның җылы алкышларын тоеп куанып озын хәерле гомер кичерсәк иде.

Дилбәр Гыймазетдинова, Яңа Бүләк мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев