Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җилдән җитез, Биклән егете

Безнең районда яшәүче яшьләрнең никадәр сәләтле, акыллы һәм максатчан булуларына алар белән очрашкан саен инанам.

Менә бу юлы да, 13 яшьлек Биклән авылы егете Булат Фазлыев белән күрешеп, сөйләшкәннән соң, күңелдә матур тәэсирләр калды.

Булат Фазлыев гади бер егет кенә түгел. Ә спортчы егет. «Районда спортчылар күп лә ул, моның ни гаҗәбе бар?» – дип әйтүчеләр булыр. Ләкин Булат күпләрдән үзенең нинди спорт төре яратуы белән аерылып тора. 
– Мин велоспорт белән инде дүрт ел шөгыльләнәм. Классыбызга велоспорт буенча тренер килеп, үзенең секциясенә чакыргач, барып кайтырга булдым. Минем өчен велоспорт башка спорт төрләреннән аерылып торуы, аның белән азларның гына шөгыльләнүе кызык булып, үзенә җәлеп итте. Әти-әниемә бу хакта сөйләгәч, алар да миңа теләктәшлек күрсәтеп, теләгемне хуплап чыктылар, – дип искә ала велоспортка килүен Булат.  
Бу вакытта ул уңышлы гына йөзү белән дә шөгыльләнгән булган. Ләкин велоспорт буенча беренче дәрестән соң, Булат бу спорт төренең үзенеке булуын тәгаен аңлаган. Беренче ярышны да егет бүгенгедәй яхшы хәтерли. 
– Татарстан Республикасы чемпионатында катнашканда, минем велоспортка килеп шөгыльләнә башлавыма өч атна вакыт кына үткән иде. Стартта бик курыктым, чөнки трассасы да авыр, янымдагы башка спортчылар да миңа караганда күпкә көчлерәк, тәҗрибәле булып чыкты. Калкулыкларга күтәрелү, һәрвакыт тизлек турында уйлап узган ул 10 километр юл бетмәс-төкәнмәс кебек тоелды. Әле дә хәтеремдә: тренерым янымда йөгереп барды, сабыр итәргә, бирешмәскә кушты. Әлбәттә, финишка кадәр мин барып җиттем, ләкин медаль алмадым. Нәкъ шул вакытта бар көчемне куеп күнегүләрдә ныклап шәгыльләнәчәкмен, медаль яулыйм дип, үз-үземә сүз бирдем, – диде Булат Фазлыев. 
Һәм Биклән егете үз сүзендә торган. Шул ярыштан соң биш ай үткәч, Булат чираттагысында беренче урын яулап, башка республикакүләм ярышларда да җиңүче пьедесталыннан төшмәгән. Тырышып эшләүе, максатчанлыгы әнә шулай нәтиҗәне озак көттермәгән. 
Булатның көне мәктәптәге укулардан, көн саен (җомга һәм шимбә, якшәмбедән башка) 3 сәгатьлек тренировкалардан тора. Тренировкаларның һәркайсын спортчы ярыш итеп кабул итәргә өйрәнгән һәм һәр күнегүдә ул үзенең шәхси нәтиҗәләрен яңартырга, яхшыртырга омтылып эшли. Тренировкаларда велосипедчылар төрледән-төрле физик күнегүләр ясыйлар, техника һәм тактика буенча эш алып баралар, велосипедларын ремонтлыйлар. Урамда яңгырмы, кармы, эссе көнме – мөһим түгел, елның бар фасылында да алар урамдагы күнегүләрне калдырмыйлар. Җәен исә велосипедчылар көн саен олы аралыкларга, 80-100 километрлы дистанцияләргә чыгып, тренировкалар уздыралар. 
– Чаллыда велосипед спортының ике төре белән шөгыльләнәләр. Бу шоссе төре һәм маунтинбайк. Әлеге ике дисциплинада мин бүгенге көндә Татарстан чемпионы. Үткән ел Башкортостандагы ярышларда мин дүртенче урынга калдым, Удмуртиядә исә икенче урын яулый алдым. Шулай ук, быел мин Чебоксарда, Псебай, Кыштым, Ижау, Саратовта узган россиякүләм ярышларда да катнаштым, – дип сөйләде велосипедчы егет. 
Хәзерге вакытта исә Булат Фазлыев киләсе сезон ярышларына әзерләнә. Яңа сезон үзенең башлангычын Геленджик шәһәрендә, март аенда алачак. Булатның максаты – киләсе елда Бөтенроссия ярышларында катнашып, җиңүче булу. 
– Велоспорт кешедә җаваплылык хисен, кыюлыкны формалаштыра һәм тәрбияли. Әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр өчен «мин телим,» – дигән сүз гомумән юк. Без: «шулай кирәк,» – дип, максатыбызга ирешергә, травмалар алган килеш тә финишка кадәр барып җитәргә өйрәнгән. Әлбәттә, ирешкән уңышларымда әтием Зөлфәт, әнием Гүзәлнең, тренерларым Родион  Бражниковның, Светлана Бражникованың, Булат Фатыйхов, Гөлнара Афанасьеваның да өлеше бар. Шулай ук мине ярышларга җибәргәнннәре өчен үзем укыган гимназия директорына, сыйныф җитәкчесе Александра Сергеевнага да бик рәхмәтлемен, – диде Булат. 
Саубуллашыр алдыннан, без Булаттан аның иң зур хыялы турында да сорамыйча кала алмадык. Ул исә озак уйлап тормыйча: «Минем иң зур хыялым һәм максатым – «Тур де Франц» халыкара ярышларда катнашып, алтын медаль яулау,» – дип җавап кайтарды. Без Булат Фазлыевка әлеге максатларына тугры калып, киләчәктә яңа уңышларга ирешүен, җиңүләр яулавын теләп калабыз. 

Вставка1: 4 ел велоспорт белән шөгыльләнү дәверендә Булат 41 медаль яулаган. Шуның 20се – алтын, 15е – көмеш, 6сы – бронза медальләр. Шулай ук егетнең 5 кубогы да бар. 

Вставка 2:  Булат Фазлыев: «Минем велоспортка йөрүемне белгәч, сыйныфташ малалайлар: «Бу спорт мени? Педальләрне әйләндереп, ял итеп барасың инде шунда. Нигә юньлерәк берәр нәрсә, ир-егетләр спорты белән шөгыльләнмисең?» – дип, көлемсерәп кабул иткәннәр иде. Ләкин, тора-бара бу спорт төренең дә бик катлаулы, күп көч таләп итә торган икәнен аңладылар».  


Алсу Тимерханова  

/Фотолар Булат Фазлыев архивыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев