Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җилдән җитез аргамаклар узышты

Сабантуй җитәсен чабышкы атлар алдан ук сизенә: күңелләре белән дә, тән-бәдәннәре белән дә. Тәҗрибәле чабышкы, җайдак, аргамаклар өчен Сабантуй – ел буе көтеп алына торган зур бәйрәм булу белән беррәттән бик җаваплы чор да.

Чабыш атларын берничә ай алдан бар яклап та яхшы итеп тәрбиялиләр. Физик яктан формада тоту өчен күнегүләр үткәрү дисеңме, төрле каршылыкларны үтү өчен өстәмә шөгыльләнү дисеңме... Туклану рационына килгәндә исә, ат хуҗалары норматив буенча кабул ителгән шартларны үтиләр һәм, әйтергә кирәк, һәрберсенең үзе генә белгән сере дә бар. Тукайлылар, үз җирлегебездә узган милли бәйрәмебез – Сабантуйның йөзек кашы булган ат чабышларында, һәр елдагыча, сынатмады.

Ат чабышы мәйданында ярышка старт бирелүгә җилдәй җитез аргамакларның тоякларыннан очкыннар чәчрәп калды. Күр әле, күз иярмәс тизлек белән очалар гына! Үзенә җәлеп итә торган, күңелне алгысыта торган тамаша ул ат чабышы. Мең еллар буе атны җан дусты итеп күргән, тормыш алып баруда «уң кулы» итеп санаган сөйкемле малкайларны халкыбыз яратып асрый. Шуңа да, халкыбыз ат чабышларына аеруча мөкиббән. Тамашачылар арасында: «Сабантуйга бигрәк тә ат чабышын карар өчен кайтабыз. Һәр елны озын ялымны нәкъ шушы вакытка туры китерергә тырышабыз», – дип әйтүчеләр дә булды.

Сабантуй бизәге булган «Ат чабышлары»н оештыруда җаваплы булган район ветеринария берләшмәсе атлы спорт төренә карата халкыбыз күңелендә мәхәббәт тәрбияләү өчен зур көч куйды.

Быелгы Сабантуйда 71 ат нәселенә, яшенә һәм башка үзенчәлегенә карап, 1600 метрдан башлап 2000 метр арага кадәр дистанциядә узышты.

Ат чабышына үз җирлегебезнең «Миннехуҗина» КФХ, ут күршебез Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Татарстанның: Яр Чаллы, Лениногорск, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Зәй районнарыннан чабышкылар килгән иде. Шунысы сөенечле, ат чабышларын тамаша кылучылар күп булды. Яңа поселогында туып-үскән, Казанда яшәүче Ренат гаиләсе белән Сабантуйга кайткан. Ул: «Без ел саен ат чабышларын карыйбыз. Ат – иң сөйкемле җан иясе. Старт сызыгына баскан аргамаклар чабарга ашкынып тыпырдап торалар», – ди. Ул да түгел, старт бирүче флагын күтәрә: «Атлар килә. Атлар!» – Сабантуй халкы гөр килә. Күз иярмәс тизлектә чапкан атларны тамашачы алкышлар белән каршы ала. Канатлары бар диярсең, очалар гына тулпар атлар!

Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрының урынбасары Ленар Гарипов призына икенче чабыш төркемендә 2000 метр арага узышта I урынны Башкортстанның Илеш районыннан килгән «Арабика» исемле ат (Рузил Мостафин), II урынны Актаныш районыннан килгән «Грифон» кушаматлы ат (Булат Нәҗмиев), III урынны Минзәләдән килгән «Кафалина» кушаматлы ат (Әлфия Хәлимова) алды.

Өченче чабыш төркеме үзенчәлекле булуы белән тамашачыны кызыктырды. «Конкур» – төрле дәрәҗәдәге каршылыкларны үтеп чыгуга корылган бәйгедә җирлегебездә эшләп килүче «Миннехуҗина» КФХгы чабышкы атлары призлы урыннарны алды. (I – «Камбек», II – «Характер», III - «Бонопарт» кушаматлы атлар.)

Дүртенче чабыш төркемендә татар токымлы атлар 1600 метр арага узышка чыкты. Тукай районы башлыгы призына узышта 5 чабышкы ат арасында киеренке көрәш барды. Башкортстан республикасының Бакалы районыннан килгән «Очкын» кушаматлы ат (Дмитрий Максимов) – I, шул ук районнан килгән «Тургай» кушаматлы ат – II (Радик Чернов), Лениногорск районынан килгән «Сарманай» кушаматлы ат (Булат Әюпов) III урынны алды.

«Әнсәр Әхәт улы Әбделмәнов истәлеге призы»на юртак токымлы 6 ат 1800 метр арада узышты. «Ярыш» хуҗалыгы исеменнән «Дуфон» кушаматлы ат – I (Марсель Мөгалимов), «Капелла» кушаматлы юртак – II (Айрат Мөгалимов), Башкортстанның Дүртөйле районыннан килгән «Бест Эвер» кушаматлы юртак III (Ильяс Әхмәтшин) алды.

Тукай районы җирлегендә асралучы атлар арасында «Тукай-агрохимсервис» призына аерым бәйге булды. Ярыш мәйданында алар 1600 метр дистанциядә узышты. I һәм III урынны Түбән Суык-Су авылыннан «Джесенда» һәм «Вектор» кушаматлы атлар (хуҗасы Рафаэль Нигъмәтуллин), II урынны «Красавчик Джой» кушаматлы ат алды.

Ат чабышында «Чаллы икмәге» ҖЧҖ, Яр Чаллы шәһәре мэры, «Ярыш», «Гигант», «Ирек», «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыклар призларына ярышлар булды.

Безнең районда чагыштырмаса яңа спорт төре саналган «Аударыш» та халык арасында популярлык казана башлады. Быел 6 җайдак бер-берсен ат өстеннән бәреп төшерү ярышында уенның бөтен кагыйдәләрен үтәп ярыштылар. Ярышка кергән кыю ир-егетләр үзенчәлекле ярышта көч сынашты.

Ат чабышлары күңелне кузгата. Районыбызга кунакка кайткан Разия апа исә: «Без бәләкәй чакларда соңгы килгән ат өчен махсус сөлге әзерләп куялар иде. Шуны ат муенына салганда әбиләрнең елаганын күргәнем булды. Менә быел, юртакның чаптары төшеп калды. Ә аты... искитмәле хәл, мәйданны урап финишка барып җитте. Район башлыгы Фаил Камаев аңа бүләк биргәч күңелем тулды. Рәхмәт!» – дип ат чабышыннан алган хисләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев