Ильбухтинода ТАССРның 100 еллыгына әзерләнә башладылар
Ильбухтино авылы клубында ТАССРның 100 еллыгы кысаларында бик матур кичә үтте.
Чарада Кече Шилнә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты. Очрашу рус һәм татар телләрендә алып барылды. Чарада ТАССРның барлыкка килү чорыннан тарихи фактлар күрсәтелде, театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителде. Авыл халкы, үзешчән сәнгатьне яратучылар җыр-биюләрен тәкъдим иттеләр. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды, дип хәбәр итә клуб мөдире Любовь Гаврилова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев