Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһам Шакировның истәлеге райондашлар күңелендә мәңге сакланыр

16 гыйнвар көнне озакка сузылган каты авырудан соң 84нче яшендә Татарстанның халык җырчысы, райондашыбыз Илһам Шакировның гомере өзелде. 

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы Яңа Бүләк авылында (хәзерге Тукай районы) дөньяга килгән. 1954 елда Казан музыка училищесына укырга кергән, бер елдан аны Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына кабул иткәннәр. 
Шул вакыттан ул Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенең әйдәп баручы солист-вокалчысы булды. Илһам ага татар халык җырларын, классик композицияләрне һәм татар композиторларының әсәрләрен башкарды. 
Илһам Шакиров татар сәхнәсенең легендасы. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар дуслыгы һәм Почет орденнары иясе. 
Җырчының  вафатына бәйле рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты. «Татар халкы Илһам абыйны югалтты. Әмма йөрәкләребездә илһам югалмас, аның моңы мәңге калыр. Авыр туфрагы җинел, урыны оҗмахта булсын!» – дип язды ул социаль челтәрдә.
Легендар җырчы белән хушлашу бүген опера һәм балет театры бинасында була. Анда безнең районнан да район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә делегация катнаша. Илһам Шакировның туган авылы Яңа Бүләктән дә вәкилләр булачак.
Яңа Бүләккә җырчы соңгы мәртәбә 2013 елда «Илһам чишмәсе» ачылганда килгән иде. Авылда шулай ук Илһам Шакировның музей-йорты эшли. Ул ачылганда да Илһам абый авылына кайтты. Җырчының туган нигезендә бүген аның бертуганы Кыяметдин Шакировның улы Рөстәм гаиләсе гомер итә. Нигез-йорт Илһам җылысын, Илһам моңын саклый, туганнар анда сукмакны өзми. 
Ел саен 15 февральдә Яңа Бүләк халкы Илһам аганың туган көнен билгеләп үтә иде. Быел ул искә алу чарасы буларак узар дип планлаштырыла. 

Рәфкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев