Ил агасы Минтимер Шәймиевка 85 яшь!
Минтимер Шәрип улы Шәймиев – Татарстан Республикасының беренче Президенты. Ул үзен зирәк дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе буларак күрсәтте, республиканың сәяси һәм икътисадый суверенлыгын ныгытуда, аның социаль-икътисадый һәм мәдәни алгарышы программасын гамәлгә ашыруда, ерак һәм якын чит илләр белән элемтәләрне киңәйтүдә, Татарстан халыкларын төрле яклап үстерү сәясәтен тормышка ашыруда, тотрыклылыкны, милләтара һәм динара татулыкны саклап калуда саллы өлеш керткән олуг шәхес, ил агасы.
Минтимер Шәймиев безнең Тукай районында күп тапкыр булып, авыл хезмәтчәннәрнең хәлен белеп торды, хезмәт җиңүләре, уңышлары шатлыгын бүлешергә килде.
Ул 1969-1983 елларда ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән чорда Чаллы районының күп кенә колхоз-совхозларында булып, сугару һәм киптерү системаларын төзү һәм авыл хуҗалыгының яңа тармагын – сугарулы игенчелекне булдыру буенча киң колачлы эш җәелдерүне тормышка ашырды, бу исә терлек азыгы җитештерүне арттыруга, халыкны республикада җитештерелгән яшелчә һәм бәрәңге белән тәэмин итүгә юл ачты. Министр бигрәк тә ул вакытта «Ворошиловский» совхозы тәҗрибәсен бөтен республикага таратты.
Минтимер Шәрипович республикабыз Президенты булгач та Тукай районын якын итте. Әйтик, Калмия авылында 2004 елда яңа төзелгән мәктәпне куллануга тапшыру тантанасында катнашты.
Ул авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен янып-көеп эшләде. «Ворошиловский» совхозына кабат килеп, биредә яшелчә орлыкларының шытуын карады һәм «Фрегат» су сиптерү агрегатларының эше белән танышты. Совхоз директоры Галимҗан Зарипов, «Татплодовощпром» генераль директоры Раил Зыятдинов һәм башка колхоз-совхоз җитәкчеләре белән киңәшмәләр үткәрде.
Минтимер Шәймиев районда гына түгел, республикабызда да данлыклы «Гигант» совхозында күп тапкырлар булды. Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдинов белән дустанә мөгамәләдә торды.
Алда әйтелгән вакыйгалар беренче Президентыбызның районда эшлекле сәфәрләрдә булуы турында берничә факт кына. Аның кошчылык фабрикасында, басу-кырларда, авылларда, алдынгылар слетларында, партия конференцияләрендә катнашуын санап китсәк бихисап булыр иде.
Тукай районы хезмәтчәннәре Минтимер Шәймиевны якын итәләр, күрсәткән барлык хезмәтләре, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтеп, юбилее белән тәбриклиләр.
Районда алдынгы крестьян-фермер хуҗалыкларының берсен җитәкләгән Минталип Миңнеханов беренче илбашыбыз белән бәйле истәлекләрен уртаклашты. Ул Минтимер аганы якыннан күреп белгән, аны районыбызга килгәч озатып йөргән.
– Минтимер Шәриповичны 1984 елдан беләм, ул мелиорация буенча министр, мин Тукай кошчылык фабрикасында баш инженер идем. Ул безнең бройлер фабрикасына килде. Ул вакытларда Чаллы шәһәрен, КАМАЗ заводы ашханәләрен кош ите белән тәэмин итү бурычы куелды. Минтимер Шәймиев килгәч миңа аны кошчылык фабрикасы цехларында озатып йөрүне йөкләделәр. Без бер төркем делегация сугым цехында булдык, мин Голландиядән кайтарылган линияләр турында сөйләдем, аңлаттым. Кошчылык фабрикасының башка цехларында да булдык. Ул бик канәгать калды, киткәндә уңышлар теләде. Безнең кошчылык фабрикасында өченче һәм дүртенче җитештерү биналарын файдалануга тапшырасы бар иде, КАМАЗ эшчеләренә, шәһәр халкына ит кирәк, тизрәк төзеп бетерегез, дип фикерен әйтте.
Мин 1994 елдан башлап республика бәрәңге үстерүчеләр ассоциациясе башлыгы булдым. Уңышларымны югары бәяләп, Минтимер Шәймиев, инде Президент булгач, миңа 2000 елда Казанда тантаналы шартларда «Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» таныклыгын тапшырды.
Аның белән республика семинарларында, җыелышларда бик еш күрештек. Ул мине танып, шаяртып: «Бәрәңге орлыгы ничек?» – дип сорый торган иде.
Минтимер Шәрипович бик акыллы, олпат, һәрбер сүзен уйлап, үлчәп сөйли торган кеше. Ул төрле вакыйгалардан уңай чишелеш таба белә, конфликтлы ситуация булса, аны да һәр ике як канәгать булырлык итеп хәл итә иде.
Инде 85 яшь булса да, Минтимер Шәрипович энергияле, бик матур эшләр алып бара. Республикабызда аның башлангычы белән полилингваль мәктәпләр ачыла, Бөек Болгарда мәдәни мирас буенча күп эшләр башкарылды, бу да аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Идел Болгарстанында Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы чарасы булачак, Минтимер Шәймиев шуның буенча әзерлек эшләренең башында тора.
Олы юбилее белән котлап Минтимер Шәриповичка ныклы сәламәтлек, исәнлек-саулык телим.
1997-1999 елларда Тукай районын җитәкләгән Алекс Хәбибуллинның тормыш иптәше Люзия Хәбибуллина да бүген беренче Президентыбыз турында фикерләрен уртаклаша.
– Мин Минтимер Шәриповичның үзе hәм тормыш иптәше Сәкинә Шакировна, аларның оныгы Тимур белән якыннан танышу бәхетенә ирештем. Без алар белән Актаныш районында очраштык. Чара барганда Президент белән рәттән утырдык. Шәймиевлар гаиләсен мин чын күңелдән хөрмәт итәм. Минтимер Шәрипович – горурланырлык шәхес.
Минтимир Шәрипович татарны, аның эшләрен Россиядә танытты. Мин беренче Президентыбызны киң күңелле, ярдәмчел, мәрхәмәтле, шул ук вакытта тыйнак һәм сабыр кеше буларак беләм. Ул – авыл улы, үз тырышлыгы, үҗәтлеге белән күтәрелгән кеше. Республиканы да үз көче белән үстерде, аны Россиядә лидерлар рәтенә чыгарды. Бүген дә Татарстаныбыз беренче Президентыбыз билгеләгән юнәлештә эшләүне дәвам итә. Халык арасыннан чыккан кеше буларак, Минтимер Шәрипович үз эшчәнлегендә беренче урынга гади халык мәнфәгатьләрен куйды. Һәм бу хәзер дә шулай дәвам итә.
Легендар шәхесебезнең юбилее бар Татарстан халкы өчен дә бәйрәм дип саныйм. Үзем дә туган көнендә аны искә алачакмын. Алга таба да Минтимер Шәрипович сау-сәламәт булсын, үзенең зирәк киңәшләре белән республика җитәкчелегенә ярдәм итеп торсын дип телим.
Мирһади Разов һәм Алена Фазылова әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев