Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икмәк үстерүнең үз тәме бар

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев «Кама» агрофирмасы игенчеләре белән аралашканда шулай диде.

Аның комбайнчылар белән очрашуы бик җылы рухта үтте. Икмәк үстерү тәмен Васил Габделгаяз улы яшьтән татыган – ул туган авылында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән яшүсмер чагын искә төшерде, шул еллардагы техника, мөмкинлекләр, эш тәртипләре турында хатирәләре белән уртаклашты. Ташкичү басуында үскән тук башакны уып, икмәген дә татып карады. «Рәхәтләнеп яшәр өчен, өстәлләребездә икмәк булсын өчен, тырышып эшлисез», – дип барлык механизаторларга рәхмәт белдерде. 
«Игенчеләр өчен быел табигать шартлары уңай килде. Тукай районы хуҗалыклары урып-җыюны тәмамлау алдында. «Кама» агрофирмасында гына калды дияргә була, чөнки аларның мәйдан-нары зур: райондагы иген басуларының икедән бер өлеше шушы хуҗалыкка туры килә», – дип сөйләде очрашуда район башлыгы Фаил Камаев. Ул да барлык игенчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде. «Хезмәтегезнең файдасын күрегез, егетләр», – дигән сүзләр белән кулларын кысып, район башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды. Бүләкләргә комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр Марат Ногманов, Илнур Этикбаев, Динар Гыйниятуллин, Марат Шәмсемөхәммәтов, Фәнил Галиев, Илнар Зарипов, Динар Нуртдинов, Айнур Гыйниятуллин лаек булдылар. Бүген бу егетләр язгы бодайның һәр гектарыннан 42-43 центнер ашлык суктырып алалар.
 Васил Шәйхразиевның Тукай районына визиты тыгыз булды. Иртән ул район җитәкчелеге белән бергә Әҗмәкәйдә быел ачылган «Миләшкәй» балалар бакчасында булды, андагы шартларны карады, нәниләр белән аралашты, бакча хезмәткәрләре белән сөйләште. Аннары милли шура рәисе Кече Шилнә авылы мәдәният йортында җәмәгатьчелек белән очрашты. Залга районның мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, китап-ханәчеләр җыелган иде. Алар белән Васил Шәйхразиев нигездә республика күләмендә башкарыла торган эшләр турында сөйләште. ТАССР оешуның 100 еллыгы билгеләп үтелгән хәтер һәм дан елы вакыйгаларга һәм төрле эчтәлектәге, төрле форматтагы чараларга бай булды. Ләкин бәйрәмнәр оештыру, күңел ачу өчен башта тырышып эшләргә кирәк бит. Бу уңайдан премьер-министр урынбасары икътисадта, авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән уңыш-ларны да билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, әйтик, быел республика аграрийлары иген уңышын биш миллион тоннага җиткермәкче. В. Шәйхразиев илкүләм проектларга да кагылды. Кризис шартларында да аларны гамәлгә ашыру өчен билгеләнгән суммалар киселмәвен билгеләп үтте. Мисалга «Безнең ишегалды» программасын китерде. Программа киләсе биш ел эчендә гамәлгә ашырылачак. Аның фикеренчә, әлеге программаны тормышка ашыруда район башлыкларының роле зур. Алар халык белән сөйләшә беләләр, програм-маның асылын сабыр гына төшендереп бирә алдылар. Программаларның эшләве халыкның тормыш-яшәешен яхшырта. 
Бөтендөнья татар конгрес-сының Милли шура рәисе буларак, Васил Шәйхразиев татар дөньясы яңалыкларын җиткерде. Дөньяның 43 илендә татарларның 460 оешмасы эшли. Үзбәкстан, Казахстан, Төркмәнстан кебек илләрдә алар аеруча актив. Ә иң кызыгы, күптән түгел Курск шәһәре башлыгы Рөстәм Миңнехановка үз шәһәрләрендә Габдулла Тукай скверы төзү теләге булуын җиткергән. Татарлар күп яшәмәсә дә, безнең халыкка ихтирам бар, димәк. 
Ә безнең республикабызда 173 төрле милләт кешеләре дус һәм тату гомер кичерә. Барлык халыкларның хокуклары тигез, яклана һәм саклана. Туган телләрендә белем һәм тәрбия алу мөмкин-лекләре тудырылган. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев