Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икеме, әллә егерме икеме?

«Якты юл» газетасының рәсми сайтына Калмаш авылында яшәүчеләрдән комментарий килде. «Авылның Зөфәр Галиев урамында урнашкан 22нче йортта күп еллар дәвамында түбәдән су ага. Күпфатирлы бу йортта физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, пенсионерлар яши. Барысы да район үсеше өчен гомер буе тир түккән кешеләр. Фатир бурычларыбыз да юк. Ремонт ясауны һаман сузалар», – диелгән хатта.

Әйтергә кирәк, редакция әлеге проблема белән күптәннән таныш. Узган елның сентябрь аенда шундый ук хат алган идек. Ул чакта мәсьәләгә ачыклык кертер өчен район капиталь төзелеш идарәсе белгечләренә сорау белән чыктык: «Калмаш авылының Зөфәр Галиев урамында урнашкан 22нче йортта кайчан капиталь ремонт көтелә?» Идарә белгечләре капиталь ремонт якын еллар планына кертелмәгән дип җавап бирде. Йорт программада тора-торуын, әмма анда чиратның кайчан җитәчәге билгеле түгел. Әлеге йортка хезмәт күрсәтүче «Тамерлан» идарә компаниясе җитәкчесе Татьяна Харисова проблеманы агымдагы ремонт – түбәне ямау белән башкарып чыгарга вәгъдә итте. Әмма моның файдасы тимәде, сорау бүген дә ачык. 
1984 елда төзелгән йортның тышкы кыяфәте үк кызганыч хәлдә. Подъезд стеналарындагы буяулар купкан, күгәргән, су эзләре бар. 
 Безне унберенче фатирның хуҗасы Дифинә Закирова каршы алды. 
– Быел аеруча җафа чиктек, җәй яңгырлы булды. Дымлылык аркасында түшәмнәр, стеналар, обойлар каралып бетте, күгәрек белән капланды. Хәтта ишекләр күбеп чыкты. Астагы катларда да шул ук проблема. Су агудан килгән зыянны исәпләп бетерерлек түгел. Идәннәргә чиләк тезелгән, – дип сөйләде Дифинә ханым.
Биредә яшәүчеләрнең сүзләренчә, бу йортта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр юк, бар гаилә дә имин, тәртипле. «Лаекла ялда кешечә яшисебез килә», – диләр йортта яшәүчеләр.
Без идарә компаниясе җитәкчесе Татьяна Харисовага тагын мөрәҗәгать иттек.
– 2020 елның капиталь төзекләндерү программасына Зөфәр Галиев урамындагы 2нче һәм 22нче йортларның кайсысын кертү дигән сорау туды. Дөрес, 22нче йортта яшәүчеләрең торак-коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләре юк. 2нче йортта яшәүчеләрнең 300 меңнән артык бурычлары җыелган, тик балигъ булмаган балалар бик күп. Бу мәсьәләне хәл итү өчен якын арада Шәһәр торак инспекциясе вәкилләре катнашында комиссия оештырылачак, – дип җавап бирде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ук Тамерлан директоры Татьяна Харисова беренече тапкыр гына обещать итми инде....тик обещать итудэн узмый эше

    • аватар

      Гузель Хасанова

      0

      0

      Мин З.Галиев урамында 2 йортта торам ! 3 эл елек ипотекага 3 катта квартир сатып алдык! Беренче язны ук тубэдэн шаулап су акты ! 3 ел бу УК Тамерланга морэжэгэт итудэн файда булмады! Кая гына язмадым , кочкэ ямап киттелэр, эммэ менэ Тагын кар эреп тубэдэн ботен су тагын гожлэп ага, Яна обой натяжной потолок яраксызга кильде ! Мин квартирага 18500 +квартплата тулим ! Ике кечкенэ балам бар ! Хэзер безнен ойне кап ремонттан тошерэбез дилэр! Мин купмне интегергэ тиешь тагын !